Кешенең баш мие күзәнәкләрен күселәргә күчереп утыртканнар: бу нигә кирәк?
Кешенең баш мие күзәнәкләре күчереп утыртылган күселәр нейротравмалы пациентларны дәвалау ысулларын уйлап табуда ярдәм итәчәк.
Галимнәр кешенең баш мие күзәнәкләрен лаборатория күселәренә күчереп утырткан. Бу – алга таба баш миендәге җитди җәрәхәтләрне дәвалауда ярдәм итә алачак, дип фаразлыйлар.
Галимнәр үз экспериментларында баш мие органоидларын кулланган – бу алдан үстерелгән баш мие күзәнәкләренең кечкенә тупланмалары. Алар тере органоидларны күселәрнең баш миенә күчереп утырталар, һәм берничә атнадан соң аларның тулысынча нейрон челтәренә тезелүе күренә.
Галимнәр фикеренчә, мондый манипуляцияләр киләчәктә кешеләрнең зыян күргән баш мие тукымаларын тернәкләндерүдә кулланылырга мөмкин. Моның өчен пациентның тире кисәген алырга, ул индукцияләнгән төп күзәнәкләргә әверелсен өчен, аны протеин эремәсенә куярга кирәк булачак, аннан ул, үз чиратында, теләсә нинди типтагы күзәнәк була алачак.
Димәк, бу күзәнәкләрне баш мие тукымасының «запас кисәкчәсенә» әйләндереп була, ул теориядә пациентка идеаль туры килергә тиеш.
Ләкин, бу тикшеренүләр әле башлангыч этапта гына. Югарыда тасвирланган экспериментның максаты – кешенең баш мие белән күсе мие күзәнәкләренең ныклы бәйләнешләр булдыра аламы икәнен тикшерү.
«Без аерым күзәнәкләрне генә түгел, тукыманы күчереп утыртуга игътибар иттек», – ди тикшеренүнең төп авторы, Пенсильвания университеты профессоры Айзек Чен (Isaac Chen).
«Баш мие органоидларының үз архитектурасы бар. Алар баш миенә охшаган структурага ия. Күчерелгән органоидларның интеграция процессын яхшырак аңлау өчен, без бу структурадагы аерым нейроннарны өйрәнә алдык», – дип өстәде ул.
Кайвакыт «мини ми» дип аталган, кеше күзәнәкләреннән алынган бу органоидлар лаборатория шартларында якынча 80 көн үстерелгән. Шуннан соң аларны күзләрендә проблемалары булган күселәрнең баш миенең күз күреме өчен җаваплы булган өлешенә күчереп утыртканнар.
90 көн дәвамында бу органоидлар күселәрнең баш миенә тулысынча интеграцияләнгән: «мини ми»не туклыклы матдәләр белән тәэмин итүче кан тамырлары барлыкка килгән, органоидлар зурайган, күзәнәкләрнең күселәрнең баш миендәге нейроннар белән бәйләнешләре барлыкка килгән.
Күселәрнең күзләренә яктылык юнәлткәч, органоид нейроннары моңа җавап биргән, һәм аларның активлыгы яктылык стимуляциясенә бәйле рәвештә үзгәргән. «Без функциональ интеграциянең мондый дәрәҗәсен бик тиз күрергә өметләнмәгән дә идек», – ди Чен.
«Нейрон тукымалар баш миенең зарарланган урыннарын дәвалау өчен потенциалга ия. Әлегә без барлык нечкәлекләрне дә өйрәнә алмадык, әмма без инде ышанычлы беренче адым ясадык», – ди ул.
«Хәзер без органоидларны баш миенең башка бүлекләрендә ничек кулланырга икәнен ачыкларга тиеш – күз өчен җаваплы өлешендә генә түгел. Без шулай ук бу процессны яхшырак контрольдә тоту һәм мөмкин булса тизләтү өчен, органоид нейроннарының баш миенә интеграциясен идарә итүче законнарны аңларга телибез».
Этика белгечләре, лаборатория шартларында барлыкка килгән органоид кайчан да булса ниндидер хис кичерә алачакмы, дигән сорау бирә. Хәзерге вакытта, бу яңа экспериментта кулланылган тукымалар авырту сизә алмыйлар, дигән консессус барлыгы әйтелә.
Тикшеренү нәтиҗәләре АКШта чыга торган Cell Stem Cell журналында басылып чыккан.