Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйпов: Кешенең асылы теориясе

Кешенең асылы үзгәрми. Заман үзгәрә, техника яңара, фән казанышлары барлыкка килә, әмма кешенең асылы артык үзгәрми. Шуңа да «нигә шулай соң бу заман, нигә болай түгел» дип, бик нык өзгәләнергә дә кирәкмидер. Шартлар нинди булуга карап, кеше югарыга да менә ала, ә түбәнгә исә биик тиз тәгәри.

news_top_970_100
Рәмис Латыйпов: Кешенең асылы теориясе

Кеше элекке заманнарда нинди булган – шулай булып калган. Җәмгыятьтә билгеле бер сандагы акыл ияләре бар, билгеле бер сандагы аек акыллылар һәм ничәдер күләмдәге явызлар, әшәкеләр, күпмедер кеше – акыллы түгел. Менә шушы күренеш, дөнья нинди булуга карамастан, тулаем караганда үзгәрми. Би-ик акрын гына бара үзгәрешләр. Әмма ил башына ниндидер диваналар килеп, таш гасырдагы тәртипләрне кайтарырга тели икән, кешеләрнең күпчелеге бик рәхәтләнеп һәм бик тиз шул заманга кайта да төшә. Нигә алай? Чөнки кеше үзгәрмәгән. Генетик яктан теге замандагы – ташны агачка бәйләп мамонт үтереп йөргән асылыннан ерак китмәгән.

Кеше үз заманын акыллы дип саный, элекке заманнан – бабайлары яшәгән чордан көлә, аларны «артта калганнар» дип саный. Әмма шулаймы соң ул?

Менә без укыганда, Борынгы Мисыр халкын томана, артта калган итеп күрсәтеп сөйлиләр иде. Менә алар пирамидалар салган, алар фиргавеннәрне илаһилаштырган, ниндидер аллаларга табынган. Ни өчен шулай икәненең аңлатмасы бар – артта калган халык бит инде.

Ә үзебез соң? Без шуны укыйбыз, ә башкаланың үзәгендә мавзолей – ягъни шул ук пирамида бит инде. Ә такта өстендә нәни Володя Ульянов портреты – «сезне Ленин күрә, яхшы укыгыз» дип орышалар иде әле безне. Ә ниндидер якты киләчәккә омтылу, быргы-барабан күтәреп чыгу, дружина советы байрагын кертү-чыгару – бу ниндидер ритуал түгелме? «Кызыл байракка безнең өчен көрәшкән кешеләрнең каннары тамган» дип өйрәтәләр иде. Постта дәшми басып торулар – болар да бит инде үзенчә шундый бер ритуал.

Инквизиция чорларында кешеләрне нахакка рәнҗеткәннәр, бер шикләнү белән генә дә кешене «динсез» дип атап, «җеннәргә сатылган» дип санап җәзалап үтергәннәр, дип укый идек тарих китапларында. Бу – шул чорларда кешенең ахмаклыгы, наданлыгы белән аңлатыла иде. Ягъни, ул чорда кешеләр дивана булган, шуңа шулай иткәннәр.

Һәм шул чорлардан соң гасырлар узган. Ә менә сез Сталин чорларын карагыз. Анда шулай булмаганмы? Бер шик белән кешене алып киткәннәр, җәзалаганнар, үтергәннәр. Нәрсә үзгәргән соң? Берни дә үзгәрмәгән.

Сталин чоры турында сүз барганда, «Сталин бит инде ул үзе килмәгән бер авылга да, үзе атмаган, үзе «чакмаган», кеше үзе гаепле» дип, гаепне Сталиннан алмакчы, аны япсарып калмакчы булалар. Дөрес, ул үзе атмаган, үзе «чакмаган» – алай эшли дә алмас иде, чөнки бу – мөмкин эш түгел, һәр авылга Сталин килә алмый бит инде. Сталин ул шушындый җинаятьчел режим урнаштырган: бу режимда кешеләр бер-берсен «чага», бер-берсеннән үч ала алган. Шушындый режим булганда, андый явызлар һәрвакыт табыла. Чөнки, әйтүемчә, кешенең таш гасырдан бирле асылы үзгәрмәгән. Көндәшен аста калдырып, үзен югарыга менгерергә теләүчеләр һәрвакыт табыла – ирек кенә бир. Менә хәзер дә без кайберәүләрне күрәбез – бик рәхәтләнеп, үзләренең әләкләшүләре хакында ачыктан-ачык язалар. Моның белән горурланалар.

Элек кеше надан булган, ишек тоткасын юып су эчкән, ниндидер кәгазь кисәге – индульгенцияләр кешене гөнаһлардан коткара, дигән фикерләр булган, ди идек. Һәм без инде үзебезне бик нык акыллы кешеләр дип йөри идек. Совет чорында халык укыган, укымышлы, дип горурланып әйтә идек. Үзгәртеп кору заманнары килде, кашпировский-чумаклар «телевизор аркылы дәвалыйбыз» дип әйткәннәр иде, шул «укымышлы» дигән халык экран каршына банка белән су куя, гороскопка карап тормышын көйли башлады. Кая китте акыл?!

Менә инде хәзерге заманга да килик. Әллә без хәзерге заманда бик ерак киттекме? Әллә без «борынгы заманда кеше ахмак булган, ә без – бик зур акыл ияләре» дип, бик нык горурланып әйтә алабызмы?

Элек кешеләр надан булган, дөньяда нәрсәнең нәрсә икәнен дә аңламаган, мәсәлән, ниндидер хыялый идеяләр белән Тәре походларына чыгып киткән, вәт ахмак булган, дип әйтә идек. Әллә хәзер халыкны ниндидер идеяләр белән мавыктыру мөмкин түгел эшме?

Без дә күз алдыбызда бер әйберне икенче әйбер дип атауларына күнегеп баруыбыз. Менә бер мисал.

«Үрдәк тесты» дигән бер күренеш бар. Нәрсә дә булса үрдәк кебек йөри, үрдәккә охшаган, үрдәк кебек кычкыра икән, димәк, ул – үрдәк. Ул башка әйбер була алмый. Әмма бит менә безнең күз алдыбызда нәрсәләр булып ята. Кешеләр, үрдәк күрә торып, әйтәләр: юк, бу үрдәк түгел, бу – кишер яфрагы. Юк, ди инде кайберәүләр, менә карагыз – ул бит үрдәк кебек кычкыра, үрдәк кебек йөзә, үрдәккә охшаган, үрдәк бит инде! Юк, ышанмагыз, бу – кишер яфрагы. Чөнки дәүләт җитәкчеләре шулай әйтте!

Бу әйбер «үрдәк» дип әйтүчеләргә штраф сала, төрмәгә утырта башлагач, «үрдәк» дип әйтүчеләр тынып кала. Әле бит ул штраф салучыларын гына күр – алар бит инде шулай ук белә үрдәкнең үрдәк икәнен, юк, тырыша-тырыша, штраф салалар. Ә шунда ук табыла әләкчеләр – алар хәбәр итә, менә бу кеше социаль челтәрләрдә «үрдәк» дип язды! Анысына да штраф. Берзаманны инде күпчелекнең күңелендә шик уяна башлый – кара әле, бөтен кеше дә бит бу әйберне «кишер яфрагы» дип атый. Дөрестән дә үрдәк түгелдер бу... Ә кайберләүләр «чуртның юлыннан юырт» дип яши башлый: бу бит – аның өчен акча эшләү мөмкинлеге. Ул «кишер яфрагы» дип аталган зур концерт оештыра, дәүләт аңа шуның өчен акча бирә – тамашачыларны сәхнәдән кишер йолкырга барырга чакыралар, акча була, килегез. Күп кенә кешеләр бөтенләй кул селти – әй, чукынсыннар шунда, кадалып китсеннәр. Миңа гына тимәсеннәр! Үрдәкне «үрдәк» дип атаган өчен җәза никадәр кырысрак, кеше дә шулкадәр тизрәк яраклаша. Ә күз алдыгызга китерегез: менә шушы режимда 70 ел яшәсәк, безнең арада үрдәкнең үрдәк икәнен әйтә алучы ничә кеше калачак? Дөрес, андыйлар калачак. Чөнки кешенең асылы үзгәрми. Хәтта мин хәтерлим, борынгы заманнарда – чын совет заманында – телевизордан илнең мәшһүр җитәкчеләре сөйләгәндә, әтиләрнең экранга «күкиш» китереп терәгәннәре әз генә хәтердә калган. Алар язучылар булса, «без диссидентлар» дип сөйләп йөргән булырлар иде үзләрен. Әмма шундый тоташ тоталитар режим булган заманда да халык чын күңеленнән моңа ышанмаган, билгеле, кабул иткәннәр һәм шул тәртип буенча яшәргә мәҗбүр булганнар.

Әбиләр «патшаларның күңеленә иман бир» дип теләгәндә, ни әйткәннәре аңлашылып бетмәгән иде балачакта. Алар белеп әйткән икән. Чөнки, теләгән очракта, халыкны теләсә кайсы мәгарәгә алып кереп китәргә була кебек. Без үзебезне «акыллы» дип санап масаеп йөрсәк тә, шул таш гасырга әйләнеп кайту өчен бик аз гына да җитә сыман. Акыл дәрәҗәсе, гасырлар узган саен, аз-азлап, мыскал белән генә өстәлә. Кешелек дөньясы ниндидер тәртипләрне бик аз-азлап кына кертә, һәм кеше гомеренең кадере бик аз-азлап кына арта.

Бер караганда, кеше – ялкау җан иясе, шуңа да «үрдәк астына су кергәч кенә йөзә» дип әйтәләр, икенче яктан караганда, авыр тормыш шартлары булганда, адәм баласы барысына да җайлаша. Кеше үз гомерендә бик күпне күргән булгач, барысына да чыдый. Ә, гадәттә, мондый авыр шартларны кеше үзенә үзе – дөресрәге, бер төркем кешеләр икенче төркем кешеләргә оештыра. Табигать тә, ниндидер катаклизмнар да, куркыныч җәнлекләр, авыруларга караганда да, кеше үз кардәшләренә тудырган кыенлыклар – иң кыены.

Кешенең үз якыннары оештырган кыенлыклар – иң кыены. Бер генә кыргый җәнлек тә кеше бер-берсенә кылган кебек мыскыллауны, хурлауны эшләми. Кыргый җәнлек җәрәхәтләргә, яраларга, үтерергә мөмкин, әмма кеше бер-берсенә кылган мыскыллауны ул эшләми. Табигать тә шулай. Кешене йорт-җирсез калдыра, ач калдыра, чирләтә ала, әмма инде, әйтик, рухи яктан изеп, кешелеген бетерми. Кеше үзе бер-берсенә карата рәхимсезлекне булдыра, әле үзе, рәхимсез – табигать, куркыныч хайваннар, дияргә дә мөмкин.

Кешелек үзгәрмәгән, чөнки кеше һәрвакыт җиңел юл эзли. Менә хәзер алырга һәм кулланырга! Бөтен җан ияләре дә шулай. Әмма бары тик кеше генә үз ишләрен мыскыл итүдән тәм таба. Мәче дә шулай уйный инде, әмма мәче ул мәче белән уйнамый. Тычкан белән генә уйный.

Кеше акыллы, шундый цивилизация төзи алган, ә акылы үсмәгән, дигәннән, бәлки, менә шул цивилизация гаепледер дә инде кешенең үсеше булмаганга. Кеше эволюция чорында зур үзгәрешләр кичергән бит инде. Таш гасырга кадәрге чордан яшәгән, аннары кеше акыллы җан иясенә әйләнгәч, дөресрәге, үзен акыллы дип уйлый башлагач, цивилизация – дәүләт уйлап тапкан. Менә шул вакыттан кешенең акыл үсеше тукталып калган. Цивилизация бар, димәк, аңа үсеш тә кирәкми, чөнки ул табигатьнең бер өлеше булудан туктаган. Кеше эволюцион үсештә шул таш гасыр чорындагы мәгарәдә утырып калган. Белеме арткан, ә акылы – шул рәвештәрәк. Шуңа да берәр сугыш, табигать казасы кебек фаҗигаләр вакытында цивилизациянең юка гына элпәсе ертыла икән, кешенең шул таш гасырдагы эче – чын йөзе атылып килә дә чыга. Нигә шулай – чөнки кешенең башка йөзе юк. Аның асылы – шул таш гасырдагы җан иясенеке.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 ноябрь 2022
    Исемсез
    бердэн бер татарнын либераль журналисты
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100