Кешене хурлау ничә сум тора: Агина Алтынбаеваны «сарык» дип атаган кешегә штраф салдылар
Чаллыда 4 бала анасы Агина Алтынбаеваны «сарык» дигән Чаллы кешесенә 3000 сум штраф салганнар.
Агина Алтынбаева Чаллыда гына түгел, Россия күләмендә дә танылган кеше дияргә була. Ул әледән-әле конфликтларга кереп тора. Ул бәләкәй улын рульгә дә утыртты, балалар бакчасында тавыш чыгарды, баласын хәер сораштырып йөргәндә, хокук саклау органнары белән дә конфликтка керде, Малышева тапшыруына да барып кайтты, үзенең ирсез бала табуы турында да сөйләде.
KazanFirst аның чираттагы конфликты турында яза. «Алтын ай» сәүдә үзәге балалар бүлмәсендә Агинаның бер хатын белән конфликты чыга, тегесе аны «сарык» (овца) дип атый. Агина аны судка бирә.
Судта теге хатын «бу Библиядән алынган сүз, адашкан кешеләргә әйтелә» дип котылмакчы була. Әмма суд мондый аңлатманы кабул итми, Агина кимсетелгән, дип таба һәм 3000 сум штраф сала.
«Торговый квартал»да баласының аягы сынган өчен, Агина Алтынбаева 100 мең сум компенсация алган иде.