Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешелексез хәзер кешеләр...» – Әбри Хәбриевнең кемнән күңеле кайткан?

news_top_970_100
«Кешелексез хәзер кешеләр...» – Әбри Хәбриевнең кемнән күңеле кайткан?
Рамил Гали

Танылган алып баручы Әбри Хәбриев, кеше көлдереп, юмор гына сөйләп йөрми, ә бик җитди темаларга шигырьләр дә яза, җырлар да җырлый. «Табадан гына төшкән» соңгы иҗат җимешен юмор остасы социаль челтәрдәге аккаунтында тәкъдим иткән.

«Янәшәмдә кошлар булып сайрап,

Читкә киткәч, пычрак чәчтеләр.

Бу дөньяда әйбәт кешеләр бар,

Кызганыч, бар явыз кешеләр.

 

Уңышларга сөенгәндәй итеп,

Яннарымда бөтерелештеләр.

Ихлас җаннар белән бер тирәдә

Йөри мескен көнче кешеләр.

 

Ярдәм кирәккәндә гел ачыкмын,

Тик әрсезләр өстән төшмиләр.

Бер булышма – сине «чәйнәп өзә»

Бары үзен сөйгән кешеләр.

 

Бер караштан фикер чыгарадыр

Саран, надан, ахмак ишеләр...

Чын адәмнәр сирәгәя бара –

Кешелексез хәзер кешеләр!» – дип язган Әбри Хәбриев.

«Шәп сүзләр!», «Әйбәт», «Алтын кебек дөрес сүзләр», – дип, хуплаганнар аны виртуаль дуслары.

«Юморыңны бигрәк яратам инде. Җырларыңны да. Шамкай, Шәрә, Мортаза театрына Шамкай урынына чакыра калсалар – ризалаш. Анда да уйнасаң, бик рәхәтләнеп карар идем. Алайса, юморны аз куясыз. Күбрәк кирәк. Юморыгыз бик кызык, көлеп эчләр ката. Шулхәтле килештерәсез. Концерт белән Чаллыга килсәгез, бик рәхәтләнеп барыр идем. Данирга бармыйча, сезнең концертка барыр идем...» – дип, комментарий калдырган Әбринең тугры бер тамашачысы.

Фото: Әбри Хәбриевнең шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100