news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кайберәүләр тиз генә ябыга алмый?

news_top
Ни өчен кайберәүләр тиз генә ябыга алмый?
Фото: © «Татар-информ»

Ябыгырга теләүче кешеләр беренче айларны уңышка ирешсәләр дә, бераздан ябыга алмыйча туктап калалар. Бу – ябыгуда тукталыш периоды дип атала, һәм ябыгырга алынган һәркем моның беләр очраша. Бу хакта Lenta.ru яза.

Әлеге нәтиҗәне Австралия галимнәре ясаган. Алар ел дәвамында авырлыкны киметергә тырышкан 6,5 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз мәгълүматларын анализлаган. Нәтиҗәләр «Journal of Medical Internet Research»та бастырылган.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хәтта яхшы нәтиҗәләр булса да, беренче айларда авырлык һәрвакыт диярлек «плато»га чыга – кимүдән туктый яки хәтта бераз арта да. Бу – диета уңышсызлыгы белән бәйле түгел, ягъни диета начар дигән сүз түгел, ә организмның адаптациясен чагылдыра. Мәсәлән, 11 килограммга кадәр ябыкканнар алга таба ярты ел чамасы башка ябыкмыйлар. Ә 16 килограммнан котылучылар 3 ай торгынлык фазасында үткәргәннәр, ягъни 3 ай буе башка ябыкмаганнар.

Авторлар ассызыклаганча: рационга яки медикамент ярдәменә карамастан, авырлыкны югалту акрынаю – котылгысыз күренеш. Ул уңышсызлык дигәнне аңлатмый, ә сабырлык һәм эзлеклелек таләп итә. Галимнәр аларның бу нәтиҗәләре кешеләргә ябыгу ниятләреннән баш тартмаска ярдәм итәр дип өметләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар