news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешеләрнең Пәйгамбәребез каршында нинди вазыйфалары бар?

news_top
Кешеләрнең Пәйгамбәребез каршында нинди вазыйфалары бар?
Фото: © «Татар-информ»

«Хозур дин турында» телеграм-каналында кешеләрнең Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм каршындагы вазыйфлары турында аңлаталар.

Кешелекне караңгы бер дөньядан коткарып, якты бер дөнья тәкъдим иткән һәм безгә дөнья вә ахирәт бәхетенә илтүче юлны күрсәткән кеше – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм.

Һәм һәркемнең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм алдында вазыйфалары бар:

Мөхәммәднең салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең пәйгамбәрлегенә ышану.

Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм аңлаткан дини мәсьәләләрнең дөреслеген һәм боларның Аллаһтан килгәнлеген кабул итү.

Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм бер милләткә генә түгел, бөтен кешелеккә пәйгамбәр буларак җибәрелүен кабул итү, аның әмер вә киңәш-нәсыйхәтләрен өйрәнү, тыйганнарыннан тыелу.

Аның әхлагы белән яшәү. Аның тормышын үзебезгә үрнәк итеп, аның сөннәте буенча яшәү. Аллаһ вә Пәйгамбәрне салләллаһү галәйһи вә сәлләм үзебездән дә артык ярату һәм хөрмәт итү.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд исемен искә алганнан соң түбәндәге сүзләр өстәп әйтергә кирәк: «галәйһис-сәлам», яки «аңа Аллаһның сәламе булсын», «салләллаһү галәйһи вә сәлләм», яки «аңа Аллаһның бәрәкәте вә сәламе булсын».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар