Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешеләрне яратучы» синантроп үсемлекләр: чүп үләннәре ник кеше янына тартыла?

Урманда йорт чебеннәре яки күгәрченнәр юк – кайбер җан ияләре кешегә тартылучан. Үсемлекләр дә шулай ук – кайбер үсемлекләр (синантроплар) кеше янында гына үсә. Биология фәннәре кандидаты, КФУның гомуми экология кафедрасы доценты Вадим Прохоров «Татар-информ» журналистына ни өчен кайбер үсемлекләрнең кешеләрне «яратуы» хакында сөйләде.

news_top_970_100
«Кешеләрне яратучы» синантроп үсемлекләр: чүп үләннәре ник кеше янына тартыла?
Салават Камалетдинов, Рәмис Латыйпов

Вадим Евгеньевич, нинди үсемлекләр синантропик дип санала?

– Кешеләргә тартылучан, кешеләр белән тарала торган үсемлекләрне «синантроп» дип атыйлар.

Табигатьтә ала карга, күк күгәрчен, өй чыпчыклары шәһәр-авылларга караганда күпкә сирәк очрый. Үсемлекләр белән дә шул ук хәл: табигый шартларда бөтенләй очрамый яки бик сирәк үсә торган үсемлекләр бар, ләкин алар ялан кырларда, юл буйлары, торак пункт тирәләрендә бик күп. Аларны «синантроп» төрләр, фәнни телдә «апофитлар» дип йөртәләр. Бу төрләр кеше үз яшәү рәвеше яки эшчәнлеге белән табигый җәмгыятьне боза, хәтта юкка чыгара торган яшәү урыннарына тартыла.

Безнең табигый зонада урманнар булырга тиеш. Хәзер без булган урында киң яфраклы яки ылыслы һәм киң яфраклы урманнар үсәргә тиеш. Электән калган урман өлешләре Казан эчендә бүген дә бар: Горки-Әмәт урманы, Имәнлек... Кеше, балтасын күтәреп килеп, урманнарны кискән, сөреп, басуларны чәчкән, йортлар төзегән, юллар салган, шәһәрләр торгызган... Әлбәттә, табигый җирлектә үскән үсемлекләр бу шартларда яши алмый. Алар урынына кешенең тәэсиренә, таптап йөрүләренә, шушындый шартларга түзүче башка үсемлекләр килә. Шул рәвешле, табигый флора синантропка әйләнә.

– Кеше килгәнче, бу үсемлекләр кайда үскән соң?

– Алар кеше килгәч кенә барлыкка килмәгән, һәрвакыт булган. Әмма табигый рәвештә бозылган, яраксыз хәлгә килгән урыннарда гына үскән. Аларның тормыш стратегиясе – үзләреннән көчлерәк җирле үсемлекләр белән көндәшлек булмаган урыннарда үсү. Тирән чокыр, ерым, убылган җирләр, мәсәлән. Табигатьтә җир тетрәү, янгын очраклары булып тора. Көчсез конкурент саналучы һәм сирәк очраучы бу төрләр яраксыз хәлгә килгән шундый урыннарда рәхәтләнеп үсә – анда алар өчен иң уңайлы шартлар. Бу үсемлекләр агачлар белән, әйтик, юкә, чыршы белән ярыша алмый, әмма урманда төбе-тамыры белән агач ауган икән, шундук аның чокырында чүп үләне шытып чыга. Яки, яр җимерелде, ди. Шәрә яр битендә берни үсми, ә бу төр үсемлекләрдән булган үги ана яфрагы шундук тамыр җибәрә.

Яр буенда үги ана яфраклары.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Ягъни, бу үсемлекләр башка төрләр белән конкуренциядә җиңә алмый, шуңа күрә нидер булганны «көтә». Ә урманнарны кисү нәтиҗәсендә зур мәйданнар үзгәрә, һәм анда, күпләп, бу үсемлекләр үрчи башлый, чөнки аларның табигый көндәшләрен кеше үз кулы белән юк итте бит.

Нәрсә ул сөрүлек җир? Ул – тулысынча юкка чыгарылган табигый тирәлек. Кеше килгән, җирне сөргән, буш җирдә бер генә көндәш-конкурент та юк. Әгәр басуга нинди дә булса культуралы үсемлек чәчмиләр икән, шундук чүп үләннәре баш төртәчәк.

Яңа җирләргә килеп урнашуга, кеше басулар булдырган, ә үсемлекләр, аның артыннан калмыйча, шулай ук сәяхәт кылганнар. Басу-кырларда кеше бөртеклеләр чәчкән, үстергән, аның орлыгы белән бергә чүп үләне орлыкларын да җыйган, башка җиргә алып киткән, анда да икмәк чәчкән, аның белән бергә чүп орлыкларын да җир куенына салган, һәм шул рәвешле алар бар дөньяга таралганнар.

Фәнни-техник революциядән соң автомобиль, поезд, очкычлар барлыкка килүгә, чүп үләннәре бер континенттан икенчесенә тагын да тизрәк һәм җиңелрәк күчә башлады. Хәзер бу – зур проблема, чөнки күп кенә чит орлыклар безгә очраклы һәм очраклы булмаган рәвештә Төньяк Америкадан гына түгел, көньяк-көнчыгыш Азиядән дә, Һиндстаннан, Кытайдан, Һималай якларыннан да килеп керә. Бу – бөтен дөньяда шулай.

Солы һәм солы янында үсә торган чүп үләне солыча. Солыча бары тик кеше кулы тигән урыннарда гына үсә

Фото: © Рәмис Латыйпов

Чүп үләннәре: үзебезнекеләр һәм «читләр»

Синантроп үсемлекләрне ике зур төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренче төркем – аборигеннар, ягъни җирле үсемлекләр. Аңа басу-кырларда үсүче бөтен чүп үләннәре: сарут, эт эчәгесе, билчән, бака яфрагы, хәтта кычыткан да керә.

Кычыткан – безнең табигать зонасында кешенең «аерылгысыз» юлдашы.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Икенче төркем исә зуррак, экологлар һәм башка белгечләр өчен кызыклырак; аңа бүтән төбәкләрдән килеп эләккән чит үсемлекләр карый. Ботаниклар бу үсемлекләрне адвентив дип атыйлар. Кара китаплар шушы адвентив флорага – чит үсемлек төрләренә багышланган.

Чит төрләр классификациясе ярыйсы ук катлаулы һәм буталчык. Традицион рәвештә аларны 3 төркемгә бүләләр:

1) аларның монда барлыкка килү вакытына карап;

2) махсус рәвештә яки очраклы килеп чыгышына карап;

3) натурализация дәрәҗәсе, ягъни чит төрнең җирле шартларга яраклашу процессына карап.

Барлыкка килү вакыты ягыннан үсемлекләрне икегә бүләргә мөмкин: кеше тарафыннан бик күптән, хәтта кайчан икәнлеген дә чамалап булмас дәрәҗәдә күптән китерелгән борынгы төрләр. Безнең табигый флорада бу төрләр булмаска тиешлеген беләбез, чөнки алар безнең зона урман җәмгыятендә үсмиләр. Кеше җир эшкәртү, чәчү белән 10 мең еллар элек шөгыльләнә башлаган, димәк, урманнарны кисеп, чәчүлек мәйданнар ясый башлагач, көньяк төбәкләрдә үсүче төрләр монда килгән. Мәсәлән, арыш арасында үсүче иң киң таралган чүп үләне – күкчәчәк (василек), бәпкә үләне, алабута – болар читтән китерелгән төрләр, ләкин безгә ничек килеп эләгүләрен белмибез. Алар археофитлар дип атала.

Алабута – археофит үсемлек. Ул безнең табигый зона үсемлеге түгел, безнең якларга бик күптәннән килгәне билгеле.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Килеп чыгышлары ягыннан икенче төркем – күптән түгел кертелгән төрләр. Бу үсемлекләрнең кайчан килгәннәрен без чама белән беләбез, кайберләренең хәтта китерелү вакыты да рәсмиләштерелгән. Алар кенофитлар дип атала. Күбесенчә, Төньяк Америкадан килеп эләккәннәр. Колумбның Американы кайчан ачуын беләбез, нәкъ менә шуннан соң Америка флорасы үсемлекләре безгә килеп кергән. Аңарчы алар бездә булмаган. Болар, әйтик, Америка өрәңгесе, алтын камчы (золотарник канадский), вакбаш (мелколепестник канадский)... Америка өрәңгесеннән хәзер ничек котылырга белмиләр, ә ул безгә тирә-якны яшелләндерү өчен кайтартылган, аны, декоратив культура буларак, 1950 елларда бик тырышып үстергәннәр. Чаганның орлыклары җитешергә өлгермәгән, шуңа үзлегеннән үрчи дә алмаган, әмма 40-50 ел эчендә безнең климатка яраклашып, хәзер бар җирдә дә рәхәтләнеп үсә.

Китерелү ысулы буенча да орлыкларны 2 төргә бүлеп карап була. Кеше үсемлекне башка төбәктән махсус алып кайтса, бу – интродукция. Болар – декоратив һәм азык үсемлекләре. Мәсәлән, Сосновский балтырганы (борщевик Сосновского) һәм кәҗә үләне (козлятник восточный) – азык итеп файдаланыла торган үсемлекләр. Сары акация, Америка өрәңгесе – декоратив үсемлекләр. Ирганы җимешләре өчен алып кайтканнар, кошлар ярдәме белән, хәзер ул үзе дә бик әйбәт үрчи. Болар – кеше махсус рәвештә алып кайткан, утырткан, соңрак исә үзләре үрчергә тотынган үсемлекләр.

Сосновский балтырганының туган ягы – Кавказ. Анда аның табигый дошманнары күп, шуңа күрә ул анда бездәге кебек котырып үсми.

Фото: © Рәмис Латыйпов.

Икенче төр – очраклы килеп эләккән үсентеләр. Мәсәлән, Төньяк Америкадан амброзияне беркем дә махсус алып кайтмаган. Эт тигәнәге, дару ромашкасы – шулай ук Америка үсемлекләре, алар да очраклы килеп кергән.

Амброзия – аллергия чыгара торган зыянлы үсемлек. Шулай ук «килмешәк»

Фото: © Рәмис Латыйпов

Төньяк Америкада бездәгегә охшаш ситуация: анда Европа үсемлекләре үтеп керә һәм үрчи башлый. Иң киң таралган үсемлекләрдән берсе – бака яфрагы. Индеецлар аны «ак тәнле кеше эзе» дип атаган, чөнки бака яфрагы Европадан килеп урнашкан кешеләр булган урыннарда гына күренгән, аның орлыклары кешенең аяк киеменә ияреп килгән. Бака яфрагына карап, индеецлар шундук ак тәнлеләрнең кайда икәнлеген ачыклый торган булганнар.

Бака яфрагын Америкада «ак тәнле кеше эзе» дип йөрткәннәр.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Чит үсемлекләрне бәяли торган өченче билге – ул натурализация дәрәҗәсе, ягъни бу төрнең ни дәрәҗәдә яраклашуы. Монда да дүрт төркемне аералар:

Эфемерофитлар – үз популяцияләрен саклый алмаучы үсемлекләр. Мәсәлән, икмәк ташыганда тимер юл читендә орлыклар чәчелеп калган, алар шыта, үсә, чәчәк ата. Әмма, кагыйдә буларак, болар көньяк үсемлекләре, аларга җылылык җитми, димәк, орлыклары җитешми, шуңа бер ел гына үсәләр. Болар - мәк, арыш, бодай, көнбагыш...

Колонофитлар – әзме-күпме яраклашкан үсемлекләр. Аларның орлыклары өлгерми, шуңа орлыктан үрчемиләр, әмма вегетатив ысул белән үрчи алалар. Күпьеллык үсемлекләр, бигрәк тә, куак һәм агачлар килеп урнашкан урыннарында озак еллар үсәргә мөмкин. Хәтта йөзәр еллар шул бер урында утыралар, башка урынга таралмыйлар. Бакча чиясе шундыйлардан. Карабодай (гречиха сахалинская яки рейнутрия) – шулай ук колонофит төр, чикләнгән урыннарда гына үскәнгә, зур проблемалар тудырмый. Ә менә Көнбатыш Европада рейнутрия зур мәйданнар били, һәм фәкать вегетатив ысул белән генә үрчи.

Эпекофитлар – кеше тарафыннан бозылган яшәү урынына гына яраклаша алучы үсемлекләр. Болар – кыр чүп үләннәре, мәсәлән, кыр испәрәге (живокость полевая), амарант төрләре, киндер – барысы да читтән килеп урнашкан һәм басуда яки чүпле урыннарда үсә торган үсемлекләр.

Яраклашу дәрәҗәсе буенча дүртенче төркем – табигый җәмгыятькә агрессив рәвештә үтеп кереп, җирле флора вәкилләрен кысрыклап чыгара һәм шуның белән экологиягә зур зыян китерә торган иң куркыныч төр. Аларны агриофитлар дип атыйлар. Америка өрәңгесе, агулы балтырган, Канада элодеясы – нәкъ менә типик агриофитлар. Алар бездә инде җирле флора белән көрәшер дәрәҗәдә яраклашканнар.

Кара китапларда шушы классификация файдаланыла. Иң куркынычлары – соңгы трансформер төр. Аннан – бозылган табигый һәм ярымтабигый урыннарда яшәүчеләр. Өченче статуста – бозылган урыннарга урнашкан, яраклаша барып, кайберләре табигый һәм ярымтабигый җәмгыятьләргә үтеп керә алучылар. Дүртенче статус – әлегә үзләрен бик тыйнак тотып, үрчемәүче, әмма күпмедер вакыттан югарырак стадиягә күчәргә мөмкин потенциаль инвазив төр.

«Безне ни көткәнен белмибез»

– Шәһәрләрдә күпләп декоратив куак һәм агачлар утырталар – читтән үсентеләрне махсус кайтару һаман дәвам итә дип уйларга җирлек бар. Моның белән мавыгу дөресме?

– Хәзер башка тенденция бара – яшелләндерү өчен җирле үсентеләрне тәкъдим итәләр: миләш, чыршы, юкә... Шуның белән бергә экзотик төрләр дә бар: туя, кедр... Бу процесс иләккә охшаган: бар төр дә яраклаша һәм үрчеп китә алмый. Ә кайбер төрләр, иләк аша үтеп, алга таба табигый җәмгыятькә үтеп керә башлыйлар.

Әгәр үсемлек үз туган ягында үсә икән, аның үсешен чикләүче тулы бер система яши: кимерүче бөҗәкләр, чирләр. Ә монда - чит җиргә килсә, бөҗәкләр дә тими, чирләр дә юк, димәк, килмешәк үсемлекләрнең җирле флорага караганда өстенлекләре күбрәк. Аларны беркем дә ашамый – безнекеләрне ашыйлар, шушы гадел булмаган конкуренциядә килмешәкләр җирле үсемлекләр белән ярыша ала.

– Бәлки нәкъ менә шуның өчен кешеләр җирле түгел, читтән кайткан үсемлекне сайлыйдыр, алар, ичмасам, чирләми. Ә безнекеләр, әйтик, шомырт үрмәкүч пәрәвезе белән каплана...

– Халык эстетик якны уйлап эш итә – матур яфраклы яки матур ябалдашлы үсемлекләрне сайлый. Киләчәктә бу төр үзен ничек күрсәтәсен исә алдан әйтеп булмый. Күпчелеге, әлбәттә, үрчи алмый: климат та башка, туфрак та, тәрбияләмәсәң, күп кенә төрләр үләчәк дигән сүз. Шулай да, кайберләре алга таба үсеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә, алда ни күрсәтәселәрен белми торып, алар белән бик сак булырга кирәк.

– Синантроп үсемлекләрне кешегә тартыла, дидегез, димәк, кеше аягы баскан җирләрне шуннан да танып була. Үсемлекләрнең бу үзенчәлеге археологларга нинди дә булса мәгълүмат бирә аламы?

– Киресенчә, ботаниклар һәм экологлар тарихи документлар һәм археологик казылмалардан файдалана. Казылмалар вакытында үсемлек орлыклары, серкәләре очрый, шуңа карап бу урыннарда нинди табигый җәмгыять булганлыгы, нинди үсемлекләр үсүе турында беләләр. Тарихи документларга таянып, Франциядәге атаклы ирис чәчәкләре колониясенең 400 ел элек барлыкка килүе ачыкланды, мәсәлән.

Гомумән, үсемлекләр аша әйләнә-тирә турында бик күп мәгълүмат тупларга мөмкин. Бу фән фитоиндикация дип атала: үсемлекнең составы буенча без туфракның составы, климат, дымлылык дәрәҗәсе турында белә алабыз. Теләсә кайсы үсемлекнең бу урында үсү-үсмәвенә карап, туфракның әчеме, селтелеме икәнен дә ачыклап була.

«Бөтен культуралы үсемлекләр дә кайчандыр синантроп чүп үләне булган»

– «Чит» үсемлекләрдән файда бармы?

– Экологик күзлектән караганда, әлбәттә, бер файда да юк. Бу төр үсемлекләр кешелек дөньясына экологик зыян китерәләр: биологик төрлелекне юкка чыгара, бөҗәкләр һәм хайваннарны азык базасыннан мәхрүм итәләр. Табигый җәмгыятьне тулысынча үзгәртә алулары өчен кайбер аеруча куркыныч төрләрне трансформер үсемлек дип атыйлар. Әйтик, шаулап үскән урманга Америка өрәңгесе килеп урнаша да башка агачларны кысрыклап чыгара һәм анда хәзер фәкать өрәңге генә үсә. Бу күренеш экологик система өчен куркыныч тудыра. Күп кенә төрләр икътисадый югалтулар китереп чыгара, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булганнары бар. Монда файдага караганда зыян күбрәк.

Ләкин киңрәк, тирәнрәк карасак, синантроп үсемлекләрнең күбесе, кагыйдә буларак, хәзерге культуралы үсемлекләрнең нәсел башы булып тора. Арыш, бодай, гәрчич, кәбестә, кыяр, кабак – болар барысы да кайчандыр кеше үз өе янында күреп-табып алган берьеллык үсемлекләр. Бодайның борынгы бабалары - бозылган урында үсүче чүп үләннәре. Кеше аларны табып, әкренләп үрчеткән. Әвернә чәчәклеләр, мәсәлән, редис, гәрәнкә (брюква), шалкан, кәбестә - барысы да кайчандыр чүп үләннәре булган. Кеше аларны меңәр еллар дәвамында үстереп, селекцияләп, бүген без ашый торган культуралы сортлар барлыкка китергән. Ә борынгы бабалары исә һаман да үз юлларын чүп үләне буларак дәвам итә.

Ашарга яраклы чүп үләннәре «көндәшләрсез» үсеп, яхшы уңыш бирә алсын өчен кеше җирне эшкәртә башлаган. Җирне сөрмәсәң, анда бодай үсә алмаячак, чөнки аны башка чүп үләннәре һәм кыяклылар кысрыклап чыгарачак. Шуңа күрә башта аларны юкка чыгарырга - җирне сөрергә һәм әзер буш җиргә бодай чәчәргә кирәк була. Кеше үзе, шулай итеп, ясалма рәвештә бозылган җир кишәрлекләре ясый.

Синантроп булмаган үсемлекләр кеше булмаган табигый тирәлектә дә үсә ала. Аларга кеше «кирәк түгел». Фотода – алтын туй чәчәге

Фото: © Рәмис Латыйпов

«Кеше экосистемада яшәмим, дип уйлый гына»

– Цивилизация үсеше белән бергә яңа синантроп үсемлекләр дә пәйда булдымы?

– Әлбәттә, бу – даими процесс. Йөк, транспорт белән бергә һәрвакыт безгә чит төр үсемлекләр килеп эләгә. Аларның кайсыларыдыр шыта алмый, үлә, кайберләре җайлашып китә. Һәм бу агым көчәйгәннән көчәя генә бара. Эквадордан безгә банан китерәләр, Кытайдан – кием, Кениядән – роза чәчәкләре, килгән яңа организмнар артканнан арта. Аларның яшәү көче даими үсә, ягъни алар яраклашалар, бездә яши башлыйлар.

– Әгәр барысы бергә буталып бетсәләр, табигый полосаларга бәйле рәвештә, киләчәктә табигать бертөслегә әйләнмәсме?

– Бөтен үсемлек тә бар җирдә дә үсә алмый бит - климат һәм туфрак зур роль уйный. Бездә банан үсә алмаячак, әмма гомумән алганда, андый тендеция бар. Төньяк Америкага безнең өрәңге килеп эләгә һәм аларның экосистемасын юкка чыгара. Безнең экосистеманы Америка өрәңгесе җимерә. Ахыр килеп, бу нәрсәгә китерә? Тагын бер мисал: агачлар белән симбиозда яшәүче гөмбәләр бар, аларны ашаучы бөҗәк белән кошлар туклана – үзе бер система. Һәм шушы системада - төрләрнең зур җыелмасында – бер генә элемент юкка чыкса да, калганнары да, карталардан төзелгән йорт шикелле, җимереләчәк.

Кеше, шулай ук, бу системаның бер өлеше, ләкин ул аз гына читтәрәк тора – шәһәрдә яши һәм шәһәр читендәге урманнан изоляцияләнеп яшим дип уйлый. Юк, алай түгел, без барыбыз да зур экосистема – биосферада яшибез, кеше бу экосистемадан башка тереклек итә алмый.

Киләчәктә безне нәрсә көтә, ни булачак – галимнәр бу процессның кая баруын, ниләр китереп чыгарырга мөмкинлеген һәм бу процессны туктату юлларын өйрәнәләр.

Димәк, «үсемлекләр глобализациясе» көтелә?

– Ул инде кеше Җир шары буенча таралып урнашкач ук башланды. Тик хәзер бу процессның көче бик нык артты. Бигрәк тә, 20 нче гасырның икенче яртысында. 20 нче гасыр башларына кадәр бу проблемага, гомумән, игътибар итүче юк иде. Барысын да очраклы хәл дип кабул итә иделәр. Хәзер инде без аның торган саен тизләшә бара торган закончалык икәнен күрәбез.

Ни өчен чүп үләне үзе дә үсә, ә культуралы үсемлекләр су сибүне сорый?

– Сезгә наданнарча сорау бирәсем килә: ни өчен, әйтик, бәрәңге яки бодай үссен өчен әллә никадәрле тырышлык куярга кирәк, ә чүп үләне талымсыз үсә?

– Бу бик дөрес сорау. Кешегә кирәк кадәр күләмдәге уңышны читтән энергия кертми генә алып булмый. Ә энергия бу очракта нәрсә ул? Җирне чәчәргә кирәк – бу трактор яки ат энергиясе. Аннан ашлама кертелә – ашлама синтезы өчен, шулай ук, күп энергия кирәк. Җирне сугару өчен басуга елга яки буадан су китерелә – бу да зур энергия тотыла дигән сүз. Тамакны туйдыру өчен башта зур көч-энергия кертергә кирәк. Кояш энергиясе генә түгел, уңыш зур булсын өчен тышкы энергияне дә кертү зарур. Мәсәлән, чүп үләне булган солычадан без гектарына 100 ц уңыш ала алмыйбыз. Аның өчен безгә аны нәкъ шулай ук чәчәргә, сугарырга, химикатлар белән корткычлардан агуларга, ягъни уңышны үстерү өчен барыбер тырышлык куярга кирәк. Бер үсемлекне су сибеп үстерәбез, икенчесе үзе үсә – бу безгә генә шулай тоела.

Культуралы үсемлекләр кеше биргән энергиядән башка яши алмый, әмма алар үзләре дә зур уңыш – зур энергия бирергә сәләтле. Бер генә чүп үләне дә культуралы үсемлек биргән кадәр уңыш бирә алмый.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Үсемлекләрнең акылы бармы, яки алар «сөйләшергә» мөмкинме?

– Интернетта, үсемлекләрдә дә кайбер тере организм билгеләре бар, дигән язмалар очратырга була, имеш, аларның хәтере бар, авыртуны сизәләр...

– Кызыклы сорау. Үсемлекләр хайваннардан шул дәрәҗәдә аерыла ки, без аларның бу дөньяда үзләрен ничек хис итүләрен дә, үзара бәйләнеш бармы икәнлеген дә аңламыйбыз. Бу юнәлештә тикшерүләр күптән бара, үсемлекләрнең бер-берсенә сигнал җибәрә алуы исә – күптән ачыкланган билгеле факт.

Иң билгеле мисаллардан берсе – Африка акацияләре. Жираф аларны ашый башлауга, бу агач махсус матдә эшләп чыгара, һәм яфракларына ачы тәм йөгертә, алар ашап булмаслыкка әйләнә. Шул ук вакытта, бу акация һавага да матдә бүлеп чыгарып, туганнарына сигнал бирә. Сигнал килүгә, башка агачлар да яфракларына ашап булмас ачы тәм кертәләр.

Жирафлар исә моңа күптән яраклашкан – алар бер акациядә озакка тукталмый, яфраклар тәмсезләнүгә, башкасына күчәләр, аннан тагын икенчесенә. Әмма җилгә каршы якка баралар. Әлбәттә, җилгә каршы яктагы агачларга сигнал барып җитми, ә жираф һәр агачтан берничә яфрак өзә-өзә тамагын туйдыра. Биохимик юл белән бирелә торган сигналга бер мисал бу. Жирафларда шундый адаптация барлыкка килгән икән, димәк ул бик күптәннән килүче күренеш.

Моны аралашу дип әйтеп буламы? Төгәл җавап юк. Әмма бер үсемлек сигнал бирә, икенчесе аны кабул итә, бу - аралашуның бер аналогы.

Хис, авыртуны сизү, башка тойгылар дигәндә, әлбәттә, үсемлекләрдә тулы аналог була алмый. Безгә якын саналучы организмнар, әйтик, бөҗәк яки балыклар авыртуны сизәме, сизсә ничек – без моны белмибез, күз алдына да китерә алмыйбыз. Үсемлекләрдә дә бәлки шуңа охшаш нәрсәдер бардыр.

«Акыллы үсемлекләр»: бер үсемлек икенчесен ничек юкка чыгара

– Үсемлекләрнең хәтере дә бар, диләр.

– Бу хәтер кеше белгәнчә, без аңлаганча хәтер түгел. Ләкин мохит шартлары үзгәрешләренә яраклашмый торып, эволюция була алмый. Димәк, элекке шартлар ничектер язылып барырга тиеш. Ул генетик код рәвешендә булырга мөмкин. Элек булган шартлар турындагы мәгълүмат геннарда саклана, бу геннар бу үсемлекләргә исән калырга ярдәм итә. Моны хәтер дип атарга буламы? Мөгаен, юктыр. Хәтер, югары нерв эшчәнлеге формасы буларак, үсемлекләрдә була алмый, аларның нервлары юк. Әмма химик кушылмалар ярдәмендә мәгълүматны истә калдырып һәм тапшырып булырга мөмкин. Бөҗәкләр, мәсәлән, химик сигналлар аша аралаша. Үсемлекләр дә химик сигналлар ярдәмендә аралаша, ягъни бер үсемлектән икенчесенә мәгълүмат бирә ала.

Тагын шундый мисаллар бармы?

– Үсемлекләр үз тереклек эшчәнлегендә химик матдәләрне актив кулланалар. Бик күбесе башка үсемлекләрнең үсешен тоткарлый торган матдәләр бүлеп чыгара ала. Бу – аллелопатия, үсемлекләр арасында көрәш, көндәшләренә үрчергә ирек бирмәү, химик кушылмалар ярдәмендә, шул рәвешле, көндәшләреннән котылу чарасы. Әйтик, Америка өрәңгесе үз яфракларына башка үсемлекләрнең тишелеп чыгуын тоткарлый торган матдә бүлеп чыгара. Көзен яфраклар җиргә коела, бу матдәләр туфракка эләгә, Америка өрәңгесе орлыклары шытып чыга, ә башка үсемлекләрнеке – юк.

Америка өрәңгесе үзе тирәсендә башка үсемлекләргә үсәргә бөтенләй ирек бирми – ул туфракны агулый торган матдәләр бүлеп чыгара. Моны «үсемлекнең акылы» дип атап буламы?

Фото: © Рәмис Латыйпов

«Үсемлекләр дөньясы – зур фәлсәфә»

– Башка төр үсемлекләр белән дә аралаша, сигнал тапшыра аламы үсемлекләр?

– Читтән алырга мөмкин теләсә нинди сигналны тере организм исән калу, яраклашу өчен файдалана. Чылбыр кебек кенә дә түгел, ә бик катлаулы үзара бәйләнгән сигналлар челтәре бу, бар тере җан ияләре дә үзара ис, төс, тәм – тормышыбызда куллана торган, сизә, тоя торган шушы сигналлар аша аралаша. Үсемлекләр дә шулай. Чәчәкләр хуш ис тарата - ә чынлыкта алар, шулай итеп, бөҗәкләргә сигнал бирә: кая очарга, анда нектар табып буламы – шул хакта. Бал һәм нектар, ис шикелле үк, бал кортларын, бөҗәкләрне җәлеп итү алымы.

Кеше эт, атларны команданы аңларга өйрәтә. Эткә «Утыр!» – дисәң, ул утыра. Моны аралашу дип атап буламы? Үсемлекләр үзара, бөҗәкләр белән, үлән ашаучы хайваннар белән аралаша. Ул аларга исән калырга, яшәргә мөмкинлек бирә.

– Димәк, өлкәннәр, агач ботакларын сындырма, тик торганнан яфраклар өзмә, аларның да тәне авырта, дип юкка гына әйтмәгән?

– Бу – дөрес караш. Әмма алар чынлап та авырту тоямы – монысын исбатлый алмыйбыз. Агач авыртуны тойды, дип әйтә алмыйбыз, чөнки кешедәге авырту белән башка тере организмдагы авырту тойгысы бертөрле түгел. Кеше тирә-ягын кешеләштерергә һәвәс. Нинди сөйкемле песи, елмая, сагынган, дип сөйләшәбез, безгә песи дә нәкъ безнең кебек үк хисләр кичерәдер шикелле тоела. Ә аларда чынлыкта бөтенләй башка хисләр булырга мөмкин, бөтенләй башка караш. Кеше башка җан ияләрен дә үзе кебек кабул итә, шул гына.

Бу – зур фәлсәфи сорау. Кешеләр дә бер-берләреннән аерыла. Мин авыртуны сезнең шикелле тояммы, кабул итәмме – без моны да төгәл әйтә алмыйбыз. Яки менә бу яшел төстәге китапны сезнең шикелле үк күрәмме мин? Бәлки сез аны кызыл төстә күрәсездер, әмма гомер буе аны колак төбендә яшел дип кабатлаганнар, шуңа күрә генә сез аны яшел дип атыйсыздыр? Дөньяны үсемлекләр карашы аша кабул итүне исә күз алдына китерү тагын да катлаулырак.

Татарстандагы иң куркыныч үсемлек: республиканың Кара китабы нинди стадиядә?

Башкортстанда күптән түгел үсемлекләрнең Кара китабы дөнья күрде. Кара китап - Кызыл китапның капма-каршысы, ул җирле экосистемага зарар китерүче, киметергә кирәк төрләр турында. Вадим Прохоров, Татарстанда да бу китап инде әзер дияргә мөмкин, дип белдерде.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Мондый төрләрне өйрәнү буенча халыкара программа бар. Анда кабул ителгән план буенча, һәр төбәк үзендә үсүче иң куркыныч 100 үсемлек һәм хайванны ачыкларга тиеш. Шуңа күрә, Кара китапны чыгарганчы башта иң-иңнәрдән исемлек булдыралар. Тәртибе шундый,» - дип аңлатты галим.

-Россиядәге бөтен Кара китаплар да бертөслерәк бизәлгән, китапның тышына иң куркыныч дип табылган үсемлек сурәте төшерелә. Мисалга, Россиянең урта полосасы китабына эхиноцистис, Удмуртиянекенә – Америка өрәңгесе, Тверь өлкәсенекенә – агулы балтырган төшерелгән, Башкортстанда амброзияне сайлаганнар.

– Татарстан Кара китабы тышлыгына кайсы үсемлек эләгер дип уйлыйсыз?

– Бәлки Сосновский балтырганы булыр. Амброзия бездә киң таралмаган. Дөресен әйткәндә, бу үсемлекләрнең барысын да безнең китап тышлыгына төшереп булыр иде.

– Ничек уйлыйсыз, безнең китап калынрак булачакмы, әллә бездә зарарлы үсемлекләр әзрәкме?

– Чама белән башкалардагы кебек үк. Табигый шартлар безнең бер төрлерәк. Аларда, әлбәттә, таулар бар, әмма аерым инвазив төрләр юк.

– Ә исемлек төзелгәнме әле?

– Исемлек бар, ул әле басылып чыкмаган. Аны башта фәнни нәшриятта бастырырга кирәк. Китап хәзер публикациягә әзерләнә, аннан китапның үзен төзүгә тотыначакбыз. Бу зур эш, аңа белгечләр җәлеп итәргә кирәк, финанслау белән кыенлыклар бар. Мондый китаплар фәнни фондның грантлары хисабына басыла. Киләчәктә, әлбәттә, китап дөнья күрер. Әмма кайчан? Киләсе елга яки бер елдан чыгамы - әйтеп булмый.

– Кара китап ни дәрәҗәдә әһәмиятле?

– Бу – инвентаризация. Кайсы төрләр куркыныч тудыра, нинди икътисадый зыян салырга мөмкин икәнлекләрен ачыкларга кирәк. Икенчесе – киләчәктә аларның ничек таралачагын күзәтү өчен мониторинг бу. Алар тагын да тараламы әллә, киресенчә, вакыт үтүгә юкка чыгамы икәнен күзәтү өчен шушы вакытка нинди төрләр барлыкка килүен, үзләрен тотышын без теркәп куя алабыз.

Өстәп, Кара китапларда һәрвакыт чит төрләр белән көрәш юллары да бирелә. Бу китап, бу белешмәлектә алар барысы да чагылырга тиеш. Табигый җәмгыятьне саклау кыйммәте дә, икътисади әһәмият тә. Кайбер төр үсемлекләр кеше сәламәтлеге өчен куркыныч. Шуңа күрә китапны әзерләгәндә алда бурычлар күп.

Кеше табигый тирәлекне үзгәртә һәм моның нәтиҗәсе нинди булачагын әлегә беркем дә берничек тә әйтә алмый.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100