Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешеләрне кабергә кереп ятарга өндәгән блогер хатын күкрәкләрен кечерәйтергә җыена

news_top_970_100
Кешеләрне кабергә кереп ятарга өндәгән блогер хатын күкрәкләрен кечерәйтергә җыена
Гүзәл Хөснетдинованың шәхси архивыннан

Татарстанда яшәүче блогер, дүрт бала әнисе Гүзәл Хөснетдинова «Ут белән уйнама» проектында әйткән биреме белән ил күләмендә танылды. Ул зират кырыенда кабер казырга һәм шунда төн уртасында кереп ятарга кушкан иде. Блогер белән федераль каналлар да кызыксынды.

Хәзер танылган блогер социаль челтәрдәге сәхифәсенә чираттагы яңалыгын куйган. 

- Әби, җәй көне операция ясатам. Күкрәкләремне кечерәйтәм.

- Котырдыңмы әллә әзрәк? Кит моннан! Нормальный, матур. Тотына күрмә, разый түгел!

- Әби, алай әйтергә ярамый. Мин табиб белән сөйләштем инде.

- Нәрсәгә кечерәйтәсең аны?

- Әби лифчикны салгач, салынган бит. Миңа 30 яшь кенә бит әле. Менә шунда – кендеккә кадәр бит. Рушан (блогерның ире) миңа рөхсәт итте. Акчасын гына үзең түлә диде.

- Авырсаң, тәүбә әстәгъфирулла.

- Авырсам, карарсыз.

- Алай түгел инде, кызым...

- Әби, матур түгел бит инде.  Миңа 30 яшь кенә бит әле, мин бит 60 яшьлек әби түгел. Менә шунда, теземә кадәр салынган.

- Кит инде ничек салынсын. Минеке хәтле бит...

- Синеке хәтле шул, менә шунысы коточкыч та инде…

Бу әңгәмә блогерның язылучыларының кәефен күтәргән. Алар әбинең «Кит инде ничек салынсын. Минеке хәтле бит» дигән сүзләреннән «егылып көлгән».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 июнь 2022
    Исемсез
    мөселманнарга алай эшләргә ярыймы икән?!)
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100