Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имче Тәнзилә апа: «Кешенең күзендә гомер көзгесе бар, шуңа карыйм да күзсенгәнен беләм»

Тәнзилә апа – «теге дөньяда» булып кайтып, терелеп аякка баскач, үзе кешеләрне дәвалый башлаган халык табибәсе.

news_top_970_100
Имче Тәнзилә апа: «Кешенең күзендә гомер көзгесе бар, шуңа карыйм да күзсенгәнен беләм»

Казанда яшәүче Тәнзилә апа – гади кеше түгел. Юлда машина бәргәннән соң, «теге дөньяда» булып кайтып, терелеп аякка баскач, үзе кешеләр дәвалый башлаган халык табибәсе ул. Блогер Фәгыйлә Шакированың Тәнзилә апа һәм аның пар канаты Нәҗип абыйларда булып, дәвачы белән корган әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

 

Үзе белән булган хәл турында Тәнзилә апа тәфсилләп сөйли:

– Пенсиягә чыгарга 3 ай калган иде (мин 55 яшемдә пенсиягә чыктым). Эштән кайтканда, трамвайдан төштем, трамвай алдыннан юл аркылы чыккан вакытта, сулдан килеп, машина бәрде. Шул вакытта күз алдымда фара яктысы калды да, үземне носилкага салганнарын гына беләм. Башка берни хәтерләмим.

Йокыга талганмынмы, ничекме – мине Мәккә шәһәрендә Кәгъбәтулла капкасы төбендә носилкадан төшерделәр, дип күрдем. Мине, кулына кружка тотып, кечерәк кенә бер бабай каршылады. Кружкасында – су, «Мә, авызыңны ач», – диде. Мин ул көнне Рәҗәп аеның 3 көнлек уразасында идем. Авыз ачмаган идем әле, кайткач ачарга тиеш идем. Кәгъбәтулла ишегалдына кердем, күккә карыйм, монда ай бик зур икән, дип гаҗәпләнәм. Ай бик зур анда, айда тереклек күренә күземә. Гаҗәпләнеп карадым. Бабай, әйдә, дип мине алып ките. Ул – алдан, мин арттан барам. Барып җиттек күпер янына. Ул гади генә күпер түгел, өскә таба бөгелгән, салават күпере шикелле. Күпернең теге ягында ап-ак яулык, ап-ак күлмәктән хатын-кызлар басып торалар.

«Болар кемнәр?» – дип сорыйм бабайдан. «Болар – йолдызга рухи азык җыярга барырга торалар. Болар җәннәттән чыктылар, дөньялыкта намаз укып, корбан чалып, яхшылык эшләп яшәгән кешеләр», – ди. «Менә хәзер син кара инде сул якка», – ди. Карасам, зәңгәрләнеп ут чыгып тора чокырдан. Монда тезелгәннәр алдан ир-атлар, гаурәтләрен асылындырып, кап-кара йонлы, куркыныч. Алар артыннан хатын-кызлар, күкрәкләрен салындырып, телләрен чыгарып басып торалар. Алар артыннан бик күп каз бәбкәләре, чырык-чырык килеп йөри. Мин гаҗәпсенеп карап торам, бабай әйтә ирләргә күрсәтеп: «Менә болар – дөньялыкта кеше үтереп, кеше талап, зина кылып, әти-әнине үтереп йөрүче кешеләр, гаурәтләрен кискәннән соң, шушы чокырга төшәргә торалар», – ди. Хатын-кызларны әйтә: «Болар – гайбәт сөйләп, кеше ирләрен аздырып, зина кылып йөрүчеләр, күкрәкләрен кискәннән соң монда төшәләр»,– ди. «Ә бу бәбкәләр ни соң?» – дим. «Бәбкәләр – тудырырга теләмичә, корсакта килеш үтерелгән балалар», – ди. Мин кычкырып елап җибәрдем. «Мин дә төшәммени монда, мин дә бу эшне эшләдем бит», – дидем. Кәгъбәтуллага барып керүгә үк, бабай миңа бер дога өйрәтте, мин аны хәзер дә укыйм. «Мин өйрәткән доганы укы, син моннан китәсең әле. Син монда төшмисең», – ди.

Шуннан уяндым. «Мин кайда?» – дип кычкырып җибәрдем. Минем пар канатым Нәҗибем дә килгән. Тынчу, авыр, кире шунда китәсем килә. Ник кайттым, дим. Беркем дә, бернәрсә дә күземә күренми. Теге булган җиремә тарта.

Мине кертеп салдылар палатага. Бер яшь кенә хатын-кыз яныма килгән: «Бу апаның нишләп канын туктатмыйлар икән инде? Бисмиллаларын да әйтеп ятты бу апа. Мин ышанмыйм Аллага, ул булса, мондый апага мондый хәл бирмәс иде», – ди. «Сеңлем, кил әле якынрак, – дидем. – Син ничекләр эләктең монда? Әйтмә алай дип, без сынау астында. Син нигә монда?» – дип сорадым. «Без, апа, Арчадан дүртәүләп – ирем, 2 балам белән кайткан чагында машина белән бәрелешеп килдек. Монда минем белән ята бер яшьлек балам, гер асып куйганнар, икенчесе – икенче палатада ята. Ирем өченчедә ята»,– ди. Үзенең кулын асып куйганнар. Мин әйтәм: «Безне Аллаһы Тәгалә сыный, кызым. Аллаһының берлегенә инан», – дим. «Мин ураза, миңа авыз ачарга су эчертегез әле», – дим. Стакан белән су алып килде, эчертә алмыйлар. Башны күтәреп булмый, ярамый. Шуннан трубочка табып алып килде бу. Шулай итеп авызымны ачтым. Минем янымда ята торган хатын әйтә: «Апа, сез чыгып яту белән ниләр сөйләгәнегезне хәтерлисезме?» – ди. «Хәтерләмим шул», – димен. «Әгәр терелсәм, гаиләмә кайтсам, аякка бассам, гомеремне бирсәң, туган илемдә булган дару үләннәрен таныр идем, кешеләрне дәвалар идем, дип әйттегез сез», – ди.

Аллаһының кодрәте белән, таяклар белән өйгә кайттым. Пар канатымның әнисе 87 яшендә, ул бездә тора иде. Аллаһы Тәгалә насыйп итте, таяклар белән булса да, аны да алга таба да карарга.

Моннан 10-15 ел элек, минем туган авылыма кайтып, без йорт алдык бабай белән. Укыткан укытучымның йортын алдык. Безнең авылыбызда бердәнбер ата-бабадан калган чишмә бар иде, Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында, шул чишмәдән су китереп үскән бала мин. Үләннәр турында бөтен китапларны булдырдык, журналлар алдырабыз. Чишмә буена мин бака яфрагы эзләргә төштем. Карасам, кондызлар буа буып, чишмәне су астында калдырганнар, кешеләр килә алмый, чишмә беткән. Мин бик борчылдым, «Чишмәкәем, бетергәннәр бит сине», – дип елыйм. Бер кеше утыра ярда. Кулын чишмәгә таба сузып: «Бу сине көтә», – диде дә юкка чыкты.

Көчкә генә кайттым. Бабай белән эзләнеп бардык, чишмәдән берәр су чыгып тора торган урын бардыр, дип. Таптык. Текә ярда, анда кеше дә йөрми. Менә шул текә ярда мин чишмә корырга ниятләдем. Миңа Аллаһы Тәгалә әмер биргән икән, бу кешене миңа җибәргән – Хозыр Ильяс булды ахры, дип уйладым. Безгә йорт төзегән кешеләргә шалтыраттым. Менә шушы җиргә сез чишмә төзи алырсыз микән, барып карагыз әле, дип. Беркөн шалтырата бу оста: «Тәнзилә апа, без аны эшләрбез. Безгә аның акчасы да кирәк, савабы да кирәк. Без майда тотынырбыз», – диде. Мин боларга көз шалтыраткан идем.

Майда эшли башладылар, 3 атна дигәндә, чишмәне аякка бастырдылар. Бу була 2019 елның Рамазан аеның 24  көнендә. Шул көнне Чишмә ачу бәйрәме булды монда. Казаннан күренекле кешеләр, хәзрәтләр килеп, авыл халкы җыелышып, бәйрәм үткәрелде. Тәкбир әйтеп кызыл лентаны кистеләр, чишмә ачылды. Чишмәгә минем исемемне бирергә сорады халык. Мин ризалашмадым. Чишмә өебездән ерак түгел. Мин, иртәнге намазны укыганнан соң, йолдызларны тикшерәм. Таң атар алдыннан бар йолдызлар да сүнеп бетәләр. Бер генә йолдыз чишмә турында кала да, таң атып бетү белән сүнә. Бу таң йолдызы бу, димен. Шуңа: «Чишмәгә «Таң чишмәсе» кушабыз», – дидем. Шул көнне мәчет картларын, авыл халкын җыеп, мәчеттә ифтар кылдырдым. Аллаһыга шөкер, анысын да насыйп итте.

Тәнзилә апа, сез кешеләрне дәвалыйсыз, күп нәрсәне алдан сизәсез, җеннәрне дә күрәсез икән.

– Менә 30 ел инде икенче кеше булып яшим, сизенеп яшим.

Без бабай белән Яңа елны ашап-эчеп каршыламыйбыз, азан әйтеп, намаз укыйбыз, күрешәбез дә, теләк телибез дә, ял итәргә ятабыз. 2020 елны каршылаган вакытта, Путин сөйләп бетерү белән калтырана башладым. Йөрәгем чәнчи, калтыранам, үземне бик начар хис итәм. Ай-һай, бу ел хәерсез килә икән, дидем. 1 гыйнвардан алып, һәр таң аткан саен, ничек булыр микән, нәрсә килер микән, бүген нәрсә ишетермен микән, дигән халәттә мартка кадәр килеп җиттем. Мартта бу хәл килеп җитте (коронавирус турында әйтүе).

Миңа ышанмаучы кешеләр дә, уйлап чыгара бу, диючеләр дә бар. Ләкин болар берсе дә ялган түгел. Мин ялганны яратмыйм, күрәзәчене яратмыйм. Миннән, син күрәзәчеме әллә, дип сораучылар да бар. Миңа кешеләр бөтен Татарстаннан эзләп киләләр. Рөхсәт сорамыйча киләләр. Мин үзем кара калепле кешене дә, ак калепле кешене дә күрәм. Кара йөрәкле кеше килсә, врачка бар, мин сезне кабул итә алмыйм, гафу итегез, дип җибәрәм. Чиста, ак күңелле кешене берничек тә кире кага алмыйм, намусым кушмый аларны рәнҗетергә.

Сезгә нинди чир-авырулар белән киләләр?

– 10 кеше рак авыруыннан килде. 8е аякка басты, 2се үлде. Бервакыт 2 кеше килеп керде, бабаем ул вакыт өйдә юк иде. Районнарын да әйттеләр. «Онкологиядән кайтып киләбез, апа, башта утырып елыйм әле. Ирләр еламый, миңа рөхсәт ит», – дип әйтте. «Беребездә – ашказанында рак, икенчебездә – үпкәдә», – диде. Мин моңарга әйттем: «Гафу итегез, мин сезнең белән сөйләшә алмыйм», – дидем. Чөнки үләсен күреп торам ул кешенең. Ә икенчесенә әйтәм, сез мине тыңлагыз әле, мин биргән даруларны кулланыгыз, дидем. Мин аларга «Могҗизалы мазь» («Чудо мазь») бирдем.

Бабаем белән икәү тукранбаш, дүләнә җыябыз. Йөрәкне дәвалый, кан тамырларын чистарта торган үләннәр.

Бу мазь өчен сез акча аласызмы?

– Боларны булдыру өчен миннән бик күп акча чыга. Бик кыйммәт. Зәйтүн маеннан ясала ул. Чит илдән китертелгән кыйммәтле тамырлар алам, аларны шушы майлар белән төнәтәм. Ул миңа бик кыйммәткә төшә.

Миннән сорыйлар: «Сез кайда кабул итәсез? Күпме акча аласыз?» – дип. Миңа андый сораулар бирмәгез. Мин кабул итмим, кешенең гозере буенча гына, кешенең хәленә кереп кенә дәвалыйм. Даруларны ясау өчен миннән күпме акча чыга, мин шуны алам.

– Тәнзилә апа, җеннәр турында сөйләгез әле безгә, кызык бит.

– Миңа аны сөйләргә ярамый. Авырлык булачак.

– Сихер ясаучыларны күрәсезме?

– Мин аны авыр үзләштерәм, чөнки аларга да катгый. Кешенең күзсенүен бик тиз күрәм мин. Һәр кешенең дә күзендә гомер көзгесе бар. Менә шул гомер көзгесенә карыйм да, күзсенгәнме-юкмы – бик тиз белеп алам.

Мин инде абыстай, 5 ел укып, диплом алдым. Коръән укырга ашларга, кунакка алып китәләр. Үземнең һөнәри белемем буенча да дипломым бар. Коммунист та булдым, 25 ел партиядә тордым. Мин – мулла кызы, 5 яшемдә иман өйрәндем. Яза белми идем әле ул вакытта. Аллаһының кушканын үтәп, кушканына ышанып яшәдем. Шуңа күрә мин хәзер дә Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә яшим. Аллаһыдан башка бернәрсәдән дә курыкмыйм. Җеннән дә, кешедән дә, ерткыч җәнлекләрән дә курыкмыйм.

– Үлгәннән соң «теге дөнья» бармы?

– Ахирәт йортына без әзерләнеп барырга тиеш. Аллаһы Тәгалә безне дөньяга китергәч, ике юл биргән: беренчесе – яшәү, тормышлы булу, балалар тудыру, тормыш юлы белән яшәү. Икенчесе ахирәт юлына бара торган – ураза тоту, биш вакыт намаз уку, игелек эшләү, корбан чалу, хаҗ кылу. Хаҗ кылырга насыйп итте миңа да Аллаһы Тәгалә. Менә шушы ике юл белән барасың. Бу ахирәт юлын югалтырга ярамый. Әгәр бер юл белән генә, дөньяга бирелеп, дөнья малына капланып, акча корты булып яшәсәң, ахирәттә күрсәтә ул. Анда җавап бирәсең аның өчен.

Без дөньяга килү белән Аллаһы Тәгалә куен дәфтәре куйды. Шунда бөтенесе язылып бара. Нишлибез без, нәрсә күрәбез, нәрсә күрсәтәбез. Шушы дәфтәр буенча мин күргән сират күпере янында җавап бирәбез. Шунда җавап биргәннән соң гына кайсыбызны җәннәткә, кайсыбызны тәмугка аралыйлар. Кешеләргә, халкыма, мине тыңлаган кешеләргә әйтәсем килә: инанырга кирәк.

Мөһим сүзләрем бар: иң беренче – дөньяга тудырган әти-әнине хөрмәт итәргә кирәк. Аларны рәнҗетмәскә, картлар йортына бирмәскә кирәк. Намуслы булып калырга кирәк.

Икенчесе – Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләре – менә бу җирләр, кояш, сулар, һава – барысы да аның нигъмәтләре. Бер галим дә аны эшли дә, бирә дә алмый. Без биш вакыт намаз укыйбыз. Биш вакыт намаз эчендә  башыбызны сәҗдәгә куябыз, «Субхәнә Раббийәл әгълә» дип, биш вакыт намаз эчендә 196 мәртәбә әйтәбез. Мин аны санап чыктым. 196 мәртәбә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәбез: «Мең рәхмәт Аллаһы Тәгалә, син безне туендырасың, дөньяда йөртәсең, ашатасың, яшәтәсең», – дип. Кем дә кем бу намазга килми, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укымый, ике яклы яшәүнең кызыгы да юк.

Шушы чишмәмә юл сорап, мин халкыма бик күп мөрәҗәгать иттем. Үтенеп сорадым. Үземә түгел, авыл өчен, авыл халкы өчен юл кирәк. Анда сихәтләнү өчен суга киләләр. Бара алмыйлар, кирза итекләрдән киләләр, дип, бик күп җирләргә мөрәҗәгать иттем. Ләкин юлга әле бер кеше дә ярдәм итүче булмады. Шуңа күрә әйтәсем килә халкыма, саран булмаска! Мин – чабата киеп, салам түбәле йортта үскән баламын. Үлән ашап үстем, ачка үлүдән саклап калганнар. Аллаһы Тәгалә минем яшемне 85кә җиткерде, булганымны мин таратам. Беркайчан да мал җыймадым. Безнең малыбыз да, коттеджыбыз да юк. Аллаһы Тәгалә биргәнне мин сабыйларга илтеп бирәм, сәдаканы сабыйларга, ятимнәргә, коляскада утыручыларга бирәм. Чишмәләрне чыгарып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алганыма мин мең риза-бәхил булып яшим.

– Тәнзилә апа, үзегез ясаган могҗизалы май рецептын каян алдыгыз?

– Без журналлар алабыз. Психотерапевтлар, табиблар язган журналлар. «Чудо мазь»ның рецептын ЗОЖ журналыннан алдык, бик күп өстәмәләр керттек. Аны зәйтүн маенда 3 сәгать төнәтергә кирәк. Моны миңа килеп өйрәнүчеләр дә бик күп булды. Моның белән дәваланучылар, бу – чынлап та, могҗизалы мазь икән, диделәр. Ул бөтен авыруга бара. Йотарга да, колак-борынга да, аналыкка да ярый.

Нәҗип абый яшь вакыттан ук бик матур итеп тальян гармунда уйный икән. Ул тальянда уйнап, Тәнзилә апа аңа кушылып җырлап бирделәр. «Пар күгәрченнәр» дип, шундый парларга әйтәләрдер, мөгаен.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 3 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Игътибар бн укыгыз, Тэнзилэ апа Туган авылыма Балыклы Чукэйгэ (Балык бистэсе он) кайттык торырга дип, язган
  • 12 февраль 2023
    Исемсез
    Каян табып була икән Тәнзилә апаны?
  • 10 февраль 2023
    Исемсез
    Исэн сау булыгыз. Изге кеше икэнсез. Хэерле еллар булсын.
  • 21 гыйнвар 2023
    Бикмухаметова Гульфия
    Исэнмесез, нинди адрес буенча табып була микэн ул апаны эйтэ алмассыз микэн, бик зур рэхмэт
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100