«Кешеләр җыю өчен үз акчамны керттем»: Түбән Каманың экс-мэры кулга алынганда ниләр әйтте
Рамил Муллин махсус хәрби операциягә контрактчылар җыярга ярдәм иткән рекрутерларга түләүләр белән махинацияләрдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, җинаять эше кузгатылган вакытка урланган сумма 30 миллион сум тәшкил иткән. Тикшерү ачыклаган схема нидән гыйбарәт, һәм Түбән Каманың элеккеге башлыгы үзен яклап судта нәрсәләр сөйләде?
«Рекрутерларга эш хакы түләү өчен бүленгән бюджет акчаларын урлаган»
5 декабрьдә Чаллы суды Түбән Каманың элекке башлыгы Рамил Муллинга чик кую чарасын билгеләде. Ул эшмәкәр аша махсус хәрби операциягә кешеләр җәлеп иткәндә рекрут түләүләре белән бәйле мошенниклыкта гаепләнә.
Рамил Муллин судка күтәренке кәеф белән килде, бу – күпләрне гаҗәпкә калдырды, матбугат чаралары белән дә теләп сөйләште, елмайды. Конвой озатуында залга кергәндә, ул: «Мин Аллаһның рәхмәтенә һәм гаделлеккә өметләнәм», – дип белдерде.
Беренче булып суд аның шәхесе турында мәгълүмат җиткерде. Рамил Муллинга 51 яшь, ул Мөслимдә туган, югары белемле, өйләнгән, балалары бар. Соңгы вакытта Казанда яшәгән, хәйрия оешмаларына консультант буларак ярдәм иткән, моның өчен акча алмаган. 3 көн элек аны кулга алалар. Әйтергә кирәк, Рамил Муллин 2022 елдан 2025 елның апреленә кадәр Түбән Кама башлыгы булып эшләде.
Формаль процедуралардан соң, суд сүзне аеруча мөһим эшләрне тикшерүче алтынчы бүлекнең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Һадиевка бирде. Ул Муллинның кулга алынуына сәбәп булган мошенниклык схемасын аңлатып бирде.
«Түбән Кама районы башлыгы Муллин һәм шәхесләре ачыкланмаган затлар 2024 елның ноябреннән быелның февраленә кадәр, вәкаләтләрен арттырып, эшмәкәр Әхәтовның хәрбиләрне рекрутинглау хезмәтләрен башкармавын белә торып, банкка, бу хезмәтләр үтәлде дип, ялган документлар тапшырган», – диде тикшерүче.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
Тикшерү версиясе буенча, «хезмәтләр» дигән сүз астында түбәндәге эшләр күздә тотыла: Әхәтов контракт төзергә китергән һәр кеше өчен якынча 100 мең сум алган.
Тикшерү фаразлавынча, Муллин кемдер белән (әле «ачыкланмаган затлар» дип йөртелә) эшләрне башкару актларына Әхәтовның 158 кешене китерүе турында алдан ук ялган мәгълүмат керткән. Шуннан соң бюджет акчалары сакланган счеттан 65 миллион сум алу өчен, банкка документлар тапшырылган. Әхәтовка Муллин һәм ачыкланмаган затлардан шул суммадан 21 миллион сумны алырга дигән күрсәтмә килгән, өстәвенә, 4 миллион сум банк комиссиясенә киткән. Түбән Кама башкарма комитетына китерелгән зыян гомуми алганда якынча 25 миллион сум тәшкил иткән.
Мошенниклыкның икенче эпизоды да шул ук схема турында сөйли: тик бу юлы акчаларны ДОСААФ РТ бүлеп биргән. Янәсе, Әхәтов анда 129 булачак контрактникны китергән. Бу эпизод буенча килгән зыян 11 миллион сум дип бәяләнә. Боларның барысын да, тикшерүче сүзләренә караганда, Муллинның үз күрсәтмәләре һәм берничә шаһит раслый.
«Иректә Муллин зур элемтәләре ярдәмендә беренчел тикшерү органнарыннан качарга, шулай ук шаһитларга йогынты ясарга мөмкин. Судка аны 2 айга сак астына алуны сорап мөрәҗәгать итәм», – ди Марат Һадиев.
Рамил Муллинның адвокатларын мондый нәтиҗә канәгатьләндерми, алар «мондый катгый чик кую чарасы өчен нигез юк» дип басым ясый – алар өй арестын сайларга яки билгеле бер гамәлләрне тыюны сорый.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
«Мин, контрактчылар җыю планын үтәү өчен, бурычка акча алып тордым»
Суд Муллинга үз фикерен әйтү мөмкинлеген бирде. Ул үзен тикшерү изоляторына җибәрмәүләрен сорады.
«Бу залда минем Түбән Кама бюджетыннан акча урлавым турында әйтелде. Минем тикшерүчегә әйткән сүзләремне аңлатасым килә. Республика җитәкчелеге минем алдыма бурыч куйды: 2024 елда – якынча 1 мең кешене, ә 2025 елда 750 кешене контрактлы хезмәткә җәлеп итәргә», – дип башлады чыгышын Рамил Муллин.
Аның сүзләренчә, ул бу бурычны үз командасына тапшырган, әмма процесс шактый авыр барган. Муллин моны «өлешчә мобилизация буенча түләнә торган хезмәт хакының районның активларына нык зыян китерүе» белән аңлата.
«Шуңа күрә без контрактчыларны Түбән Камадан гына түгел, ә башка шәһәрләрдән дә җәлеп иттек. Җәй уртасына без бары тик 500 тирәсе генә кеше җыя алдык. Башка шәһәрләр белән ярыша алмадык, чөнки аларда, рекрутерларга ярдәм өчен, ДОСААФ РТ акчаларыннан тыш, өстәмә керем чыганакларыннан 1 кешегә якынча 130 мең сум бирелә иде», – дип дәвам итте ул.
Шул вакытта, Рамил Муллин әйтүенчә, җитәкчелек рөхсәте һәм депутатлар советы карары белән, ул, рекрутерларга түләү өчен, өстәмә керемнәрдән якынча 65 миллион сум бүлеп биргән – 1 кеше өчен 130 мең сум исәбеннән. Бу процедураны оператор булган «Патриот» оешмасы аша башкарырга кушылган, чөнки ул функциональ яктан да туры килгән.
«Алар бөтен ил буйлап рекрутерлар белән эшли ала торган компанияне сайлады. Алар ҖЧҖ (җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) буларак та, ИП (шәхси эшмәкәр) буларак та эшли иде. Соңрак безгә ИП Әхәтовны тәкъдим иттеләр, һәм Түбән Камада оператор булып ул калды. Безгә читтән якынча 200 контрактчы җәлеп итәргә тәкъдим иттеләр – алар Түбән Кама районы исемлегенә кертелергә, әмма моның өчен без һәр кеше өчен 110 мең сум табарга тиеш идек. Гомум сумма якынча 22 миллион сум тәшкил итте. Тагын 1 атнадан соң безгә 118 кешене тәкъдим иттеләр – барысы өчен 13 миллион сум кирәк иде», – дип сөйләде Түбән Каманың элеккеге башлыгы.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
«Иң ахырдан 35 миллион сумга 318 кеше тәкъдим ителде, һәм акчаны мөмкин кадәр тизрәк күчерергә кирәк иде...» Шул вакытта Рамил Муллинның сүзен адвокат бүлде, бүген бары тик сак чарасы турында гына карар кабул ителүен искәртте.
«Мин аңлыйм, ләкин тикшерүче саннарны контексттан аерып ала, мин исә аларның каян һәм ничек барлыкка килүен аңлатырга телим. Акча урлауда гаепләнү – күңелле хәл түгел. Шуңа күрә мин барысын да аңлатып чыгарга телим», – дип җавап бирде ул.
Кыска паузадан соң Рамил Муллин сүзен дәвам итте: аның әйтүенчә, фронттагы вазгыятьне һәм бу эшнең мөһимлеген аңлап, ул тиз арада акча табу турында карар кабул иткән. Чөнки бу эшкә бюджеттан акча бүленүен озак көтәргә туры киләсе була, шуңа ул танышларыннан якынча 25 миллион сум бурычка алган һәм рекрутерлар белән исәп-хисап ясаган.
«Мин, тиешле документ эшләре башкарылганнан соң, бу акчалар миңа кире кайтыр, дип өметләнгән идем. Шулай итеп, мин бурычларымны кире кайтара алыр идем. Эш барышында контрактчыларның бер өлеше билгеләнгән сроктан алда киткән булып чыкты, шуңа күрә аларны рәсмиләштерү авырлашты. Бу мәсьәләне соңракка калдырдым. Бурычка алынган 25 миллион сумны тотып бетердем, шуларның нибары 21 миллион сумын гына кайтара алдым, ягъни әле дә бурычлы булып торам», – дип сөйли Түбән Каманың элеккеге башлыгы.
«Иң мөһиме – җитәкчелек куйган бурыч үтәлде, һәм кирәкле санда кеше җыелды», – ди ул. Шул ук схема буенча аның командасы быелгы бурычны да үтәп чыккан.
«Мин ил һәм безнең җиңү мәнфәгатьләрендә эш иттем. Мин акчаны үзләштермәдем генә түгел – хәтта бу эшкә керткән үз акчаларымны да кире кайтара алмадым. Моның барысы да – минем урынбасарларым сүзләре һәм исемлекләр белән раслана. Шуңа мине өй арестында калдыруыгызны сорыйм», – дип йомгаклады Рамил Муллин.
Шуңа карамастан, суд аны 2 айга сак астына алу карарын чыгарды.
«Татар-информ», Дмитрий Шатров