Кешеләр тозны артык күп куллана: чаралар күрелмәсә, миллионлаган кеше үләргә мөмкин
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы азык-төлектә натрий күләмен чикләү 2030 елга 7 миллионга кадәр кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итә алачак, дип хәбәр итә.
Әгәр дә ил хакимиятләре тоз куллануны чикләү өчен ашыгыч чаралар күрмәсә, унъеллык ахырына кадәр, 7 миллион кеше тозны артык куллану белән бәйле авырулардан үләргә мөмкин. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы докладында әйтелә. Аның авторлары азык-төлеккә натрий өстәүнең катгыйрак нормаларын кертергә, ризык тартмаларында андагы тоз күләме турындагы язмаларны ачыграк күрсәтергә һәм тозның никадәр зыянлы булуы турында халыкка күбрәк мәгълүмат бирергә чакыра.
«Тозны күп куллану сәламәт булмаган туклану куркынычының төп факторы булып тора һәм ел саен 1,8 миллион үлемгә китерә», – диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының туклану, сәламәтлек һәм үсеш департаменты башлыгы Франческо Бранка.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, тозны кирәгеннән артык куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларының бер сәбәбе булып тора. Ел саен якынча 17,9 миллион кеше нәкъ менә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә. Ул шулай ук ел саен бөтен дөнья буенча 5 миллион кешенең гомере өзелүгә сәбәп булган инсультка һәм башка җитди авыруларга китерергә мөмкин.
Бранка билгеләп үткәнчә, әгәр дә хакимиятләр азык-төлек сәнәгате белән шөгыльләнүчеләрне эшкәртелгән азык продуктларында тоз күләмен куллануны чикләргә мәҗбүр итсә, күп кенә кешеләрнең гомерен саклап калып булыр иде. Ул шулай ук, мисал өчен, күпчелек америкалылар кулланган натрийның төп өлеше нәкъ менә шул ризыкларга туры килүен әйтә.
«Бу бернинди дә чыгым таләп итми. Бу – гади интервенция, ләкин бик нәтиҗәле», – ди Бранка.
Дөньядагы күпчелек кеше көненә якынча 10,8 грамм тоз куллана, бу – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәкләре тәкъдим иткән күләмнән 2 тапкыр артык, алар көненә бер чәй кашыгы тоз кулланырга киңәш итә. Натрий кирәкле матдә булса да, аның 40 процентын тоз тәшкил итә, ул кан тамырларын тарайта һәм канны куерта.
«Әгәр организмда тоз күбрәк җыелса, бу, әкренләп, кан басымын күтәрә», – ди Лондонның Королева Мария университетында йөрәк-кан тамырлары медицинасы профессоры Грэм Макгрегор. Ул докладны әзерләүдә катнашмаса да, натрий куллануны киметү яклы. «Кан басымы күтәрелү инсультларга, инфарктларга яки йөрәк җитешсезлегенә китерә», – ди ул.
Күп кенә башка сәламәтлек саклау оешмалары, шул исәптән Америка кардиология ассоциациясе, Америка кардиология көллияте һәм Милли фәннәр, инженерлык һәм медицина академияләре, кешеләргә натрий куллануны кискен киметергә киңәш итәләр. Бу позиция дистә еллар дәвамында фәнни мәгълүматларга нигезләнгән (шул исәптән, натрийның сәламәтлек өчен куркыныч булуын ассызыклаучы йөзләгән тикшеренүләрне анализлау) һәм соңгы еллардагы моңа шик белдерүче кайбер хезмәтләргә карамастан, үзгәрешсез кала.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, 2013 ел белән чагыштырганда, тоз куллануны 30 процентка киметергә өметләнүен белдерде. 12 елга билгеләнгән бу максатны ул вакытта оешманың барлык 194 әгъзасы да хуплаган булса да, аларның берсе генә дә аңа ирешмәгән. Бранка аны 2030 елга кадәр озайту мөмкинлеген каравын әйтә.
Дөнья хөкүмәтләре тарафыннан азык-төлек продуктларында тоз күләмен киметү буенча алып барылган сәясәтне тикшергәндә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аның әгъзаларының тугызы гына тозны артык куллануны киметү буенча комплекслы чаралар күргәнен ачыклаган – бу барлык илләрнең нибары 5 проценты.
Реклама хокукында