Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешеләр сигнализациягә игътибар итмәде». Офис бинасында янгында ике кыз һәлак

news_top_970_100
«Кешеләр сигнализациягә игътибар итмәде». Офис бинасында янгында ике кыз һәлак
Фото: © "Татар-информ"

27 октябрьдә Якутск шәһәрендә офислар бинасында янгында ике кыз һәлак була. Бинадагы кешеләр ут белән төтеннән котылу эзли, кәрнизләргә чыгып басалар. 30 яшьлек Александра М. һәм 34 яшьлек Айталина С. уттан котыла алмый. Тагын 9 кеше имгәнә, аларның икесе әле дә реанимациядә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган. Янгын 4нче каттагы офисларның берсендә электр җиһазларын куллану кагыйдәләре үтәмәүдән чыккан, дип фаразлыйлар.

Шаһитлар социаль челтәрләрдә язганча, янгын сигнализациясе эшләми, баскычларга чыгу ишекләре ябык була. «КП» журналисты урынга барып шаһитлар, бина хезмәткәләре белән аралаша. Бинада 4нче катка аеруча зыян килгән. Янгын үзәге шунда булган. Ут чыккан кабинет бөтенләй янып беткән. Шаһитлар кайсы электр җиһазы яна башлаганын тәгаен генә әйтә алмый. Бөтен приборлар берьюлы эшләгән, дип фаразлыйлар.

«4нче каттан бер кеше төшеп, 422 кабинеттан янган ис чыгуын әйтте. Минем пульт эшли башлады, без ачкыч алып, лифтта шунда мендек. Коридорда төтен юк иде, ис кенә булды. Кабинет хуҗасы Виктория йөгерә, кабинетта кулер эшләп калды, ди. Мин, кулер өчен борчыласымы, дип уйладым. Ишекне ачсам, кап-кара төтен. Огнетушитель алып сүндерә башладым. Аннары төтеннән ис тиеп, иелдем, бөтен җирдә ут икәнен хәтерлим, баскычта гына аңыма килдем», – ди сакчы Андрей.

Ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратуларын, шунда ук сигнализация эшли башлавын сөйли. Тик кешеләр сигнализациягә игътибар итми, эшен дәвам итә, алар өйрәнүләр дип уйлый.

«Баскычта өскә таба менеп баручыларны очраттык, янгын хәбәренә карамастан өскә баралар иде», – ди сакчы. Янгын баскычына чыга торган ишекләрнең дә берсе генә ябык, тик сакчы аны секунд эчендә ачып булганын күрсәтә. Кешеләр курыккан чакта аны ачасын аңламагандыр, шуңа күрә «ишекләр ябык» дигән сүз таралган, диелә бу хәбәрдә.

Фаҗигада бинаның 6нчы катында 612нче кабинет кызлары үлә. Александра – «ашыгыч ярдәм» машинасында, Айталина, ике көн узгач, реанимациядә вафат була.

«Арендатор сүзләренчә, кызлар ишекне ачкан, куе төтен күргәч, курыкканнар, лифтта төшәргә уйлаганнар, ләкин ул эшләми иде. Янгын вакытында нинди лифт инде. Бөтен инструкциядә язылган бит – янгын вакытында лифт кулланырга ярамый.

Администрация хезмәткәре сүзләренчә, арендатор да, мәрхүмә кызлар да янгын баскычлары кайда булуын белми. Аларның кабинеты 6нчы катта лифт каршында булгач, бу да аңлашыла. Алар гел лифтта гына йөри. Төп баскычтан төшәргә куркалар, менә шуңа паника чыга. Кызлар кабинет янында коридорда идәнгә ята, менә шунда ис тия дә инде. Җитәкче хатын кабинетка кире керә, ул да төтен исни, тик исән кала. Нишләп кызларны да кабинетка алып кермәгәнен әйтә алмый», – диелә «КП» хәбәрендә.

Мәрхүмә Александра биредәге «Киин куорат» газетасы баш редакторының кызы булуы билгеле, «КП-Якутия» мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100