Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган

news_top_970_100
«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган
ЮХИДИ

Пермь – Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 16 майда иртәнге якта була. Peugeot машинасы юлдан чыгып китә һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана. Машина белән идарә итүче 24 яшьлек ир-ат урында ук һәлак була, аның 20 яшьлек хатыны һәм 9 айлык баласы имгәнә. Алар реанимациядә.

ЮХИДИ белгечләре ачыклаганча, бу кешеләр Башкортстанда яши. Бала арткы утыргычта автолюлькада була. Ул иминлек каешы белән эләктерелгән.

Шаһитлар сүзләренчә, Peugeot машинасы Екатеринбургка таба бара. Ул алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга. Каршыга машина килүен күреп алгач, кабат үз полосасына кайта. Шунда йөртүче идарәсен югалта һәм юлдан төшеп китә, әйләнеп каплана. Машина йөртүче дә, пассажирлар да салоннан очып чыга.

Peugeot белән идарә итүченең йөртү стажы 6 ел тәшкил итә. Моңа кадәр ул юл кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

  

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100