2025 елда май бәйрәмнәрендә россиялеләр гаиләнең бер әгъзасына уртача 28 мең сумга якын акча сарыф итәргә планлаштыра. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре менә шул хакта сөйли, дип яза РИА «Новости».
Алдагы май бәйрәмнәрендә ял итәргә планлаштырган россиялеләр гаиләнең 1 әгъзасына уртача 27 811 сум сарыф итәргә җыена, бу – 2024 елга караганда 32,3 процентка күбрәк, дип аңлашыла сораштыру мәгълүматларыннан.
Шул ук вакытта Мәскәү һәм Санкт-Петербург халкы кешегә уртача 55 меңгә якын акча тотарга ниятли, миллионлы шәһәрләрдә яшәүчеләр – 35 меңгә якын, авылларда яшәүчеләр – 15,8 мең сумга якын акча тотачак.