Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешеләр кырдан капчыклап балык җыйган урынның кайда булуы ачыкланды

news_top_970_100
Кешеләр кырдан капчыклап балык җыйган урынның кайда булуы ачыкланды
Видеодан скриншот

Шушы көннәрдә мессенджерларда кырдан капчыклап балык җыючылар төшерелгән видео йөри. Бу видеоның Татарстанның Чүпрәле районында төшерелүен дә, Башкортстан якларындагы хәлләр икәнен дә, Саратов басуында булырга мөмкин булуын да язалар. Бу хәл Саратов өлкәсендә булган.

Саратов өлкәсендә җирле халык 2 көн дәвамында кырдан балык җыйган, чөнки балыклар су басу аркасында чирәм өстендә калган.

Федоровка районында төшерелгән, дигән видео Саратовта 6 апрельдә таралган. Анда кәрәкә (карась) балыгын кешеләр басудан капчыклап ташыган.

«Регион 64» мәгълүмат агентлыгы ачыклаганча, видео Дергачев районында Натальино авылы янында төшерелгән. Биредә, су басу сәбәпле, буа агып чыкты, дигән муниципалитет башлыгы Сергей Мурзаков.

«Бу буа авыл халкын эчәргә яраклы су белән тәэмин итә. Басулардан су җыелды, 5 апрельдә су күтәрелеп, балыкны ярга ташлады. Кичә кешеләр балыкны бөтенләй диярлек җыеп бетерде һәм өйләренә алып кайтып киттеләр. Үзем дә урынга барып, нәрсә булганын тикшердем. Балык юк диярлек, минем янда гына ир-ат һәм хатын-кыз чокырлардан ике чиләк балык җыйды. Мондый хәлләр була, язгы ташу вакыты», – дип сөйләгән район башлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100