Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешеләр күз алдында батты»: аквапаркта дүрт яшьлек малай батып үлгән – видео

news_top_970_100

26 июльдә Ростов-Дон шәһәрендә аквапаркта 4 яшьлек бала батып үлгән. Фаҗига булган көнне аквапаркта төшерелгән видео чыкты, дип яза «Комсомольская правда» газетасы.

Кадрларда күренгәнчә, малай борттан сикереп төшә. Башта бала белән нәрсәдер булганын аңлап та булмый. Моны бассейн янындагы башка кешеләр дә аңламагандыр, мөгаен. Ләкин соңыннан малай бик нык тыпырчына һәм суны ишә башлый – бераз вакыттан соң кинәт тынып кала. Шушы мизгелдә аңа олылар игътибар итә. Бер хатын-кыз аны бассейннан кулына күтәреп алып чыга.

Бассейннан алып чыкканда, малай әле исән була. Урынга килгән табиблар баланы коткарырга тырыша, тик ул вафат була.

Баланың чигәсендә яра була. Моның сәбәпләрен хәзер тикшерүчеләр ачыклый.

«238нче маддәнең 2нче өлеше буенча «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән, тормыш яки сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» буенча җинаять эше ачылды, – дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә.

Баланың әнисенә дә медицина ярдәме кирәк булган. Көчле стресс аркасында ул аңын югалткан. Аның хастаханәгә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100