Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешеләр коллыкта яткан ферманы япканнар

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә кешеләр коллыкта яткан ферманы япканнар. Монда кешеләрне кыйнаганнар һәм «колбиләүче» Раджага табынырга мәҗбүр иткәннәр. Хәзерге вакытта 18 тоткынның алтысын азат иткәннәр, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

Ярдәмне Антон исемле «кол» сораган. Ул берничә ай элек кинәт юкка чыккан була. Һәм ничектер телефон табып ала, абыйсына шалтырата. Ул Ростовта эскәмиядә сыра эчеп утырганын, шунда үзе янына таныш түгел кешеләрнең килеп утырганын сөйли. Шуннан соң ул кинәт аңын югалта һәм соңрак җирдә уянып китә – үзе янында телефоны да, акчасы да, документлары да булмый. Аның янына икенче бер шикле ир килә һәм көненә 1 мең сумга складта эшләргә тәкъдим итә. Антонның ризалашмый чарасы калмый.

Антонның абыйсы «Альтернатива» оешмасы волонтерлары белән Антонның кайда булуын ачыклый ала һәм аны коткарырга Слава Труда бистәсенә чыгып китә. Шул ук көнне анда полиция хезмәткәрләре дә мөстәкыйль тикшерү белән килә. Йортта – коточкыч шартлар, пычрак, таушалып беткән әйберләр, җимерек түшәм, буяулары кубып беткән стена, сасы исләр һәм чиктән тыш йончыган кешеләр була. Монда барлыгы 18 кеше булган.

«Коллар» арасында тик бер ир генә акча алган һәм аерым яшәгән. Калганнар барысы да кырда эшләгән, гәзнич (пастернак) җыйган, суган аралаган. Тоткыннар әйтүенчә, алар белән Раджа җитәкчелек иткән, шулай ук ул Батя да һәм гади генә әйткәндә – Виталий. Якынча мәгълүматлар буенча, элегрәк бу «фермер» мошенниклык һәм кешеләр урлаган өчен хөкем ителгән булган.

«Эшчеләр» сүзләренчә, тыңламаган өчен, аларны җәй ахырында кыйный башлыйлар һәм контрольдә тоталар. Кайберләре үзләре качып китә ала, ә кемдер хезмәт хакы көтеп ята бирә. Монда «яшәгән» кешеләрнең кайберләренең хәзер паспортларын кире ясау да авыр. Хәзер элекке «коллардан» полициягә 5 гариза язылган, тикшерү уздырыла, җинаять эше ачу мәсьәләсе карала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100