Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешеләр җәннәттә барысы да ничә яшьтә була һәм аларны нәрсәләр көтә?

news_top_970_100
Кешеләр җәннәттә барысы да ничә яшьтә була һәм аларны нәрсәләр көтә?
Фото: © "Татар-информ"

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында кешене җәннәттә нәрсә көтүе турында аңлаттылар.

Бер тапкыр булса да бу хакта уйлаганыгыз булгандыр. Нинди генә муллыкны күзалласагыз да, хакыйкатькә якын килә алмассыз.

ЧӨНКИ! Җәннәттә биреләчәк нигъмәтләрне җир тормышындагы нигъмәтләрнең берсе белән дә чагыштырып булмый.

Коръәндә болай диелгән: «[Дөньяда] Кылган [хәерле] эшләре өчен, күзләргә куаныч [китерүгә сәбәп] булачак нәрсәләрнең алар өчен яшерелгәнен һичкем [хәтта иң олуг фәрештәләр дә, пәйгамбәрләр дә] белми». «Әс-Сәҗдә», 32:17

Шулай да, Коръән һәм Сөннәткә нигезләнеп, шуны әйтеп була:

  • Кешеләрнең һәм аларның әйләнә-тирәсендә булган нәрсәләрнең гәҗәеп, искиткеч матурлыгы.
  • Куе яшел бакчалар, алтын сарайлар.
  • Тынгылык, канәгатьлек, тынычлык.
  • Салкынча, җиләс һава (җәннәттә эссе дә булмас, салкын да булмас).
  • Бик тәмле ризыклар һәм эчемлекләр.
  • Матур, затлы киемнәр.
  • Гел яшь булган, таң калырлык матур кыяфәтле хур кызлары һәм хур егетләре.
  • Талгын гына ага торган су, бал һәм сөт елгалары.
  • Җәннәт әһелләре ефәк киемнәрдән йөрерләр, алар 33 яшьтә булыр, аларга фәрештәләр хезмәт итәр.
  • Җәннәт әһелләре нәрсә генә теләсә дә, теләкләре шунда ук тормышка ашыр.

Әмма Ахирәттә мөселманнар өчен иң югары дәрәҗәдәге ләззәт – ул Аллаһыны күрү мөмкинлегедер.

Раббыбыз, Үзенең киң рәхмәте белән, әлеге нигъмәтләргә ия булырга насыйп итсен иде. Әәмин!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100