news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кешегә уңышка ирешкәннәр ошамый»: Блогер Равил Закиров җырларга өйрәнүен күрсәтте

news_top
«Кешегә уңышка ирешкәннәр ошамый»: Блогер Равил Закиров җырларга өйрәнүен күрсәтте
Фото: Равил Закировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Чирмешән районы авылы егете Равил Закиров элек авыл блогеры буларак танылса, хәзер ул Казанда яши һәм эшли. Ул, бик тырышып, сәхнәдә үз урынын булдырырга тырыша.

«Җырлый белмисең» дигән саен ул үз өстендә эшли, күңелендәге хисләрен җырларга сала. Блогер композитор Риваль Хисмәтуллин аны ничек җырларга өйрәтүен күрсәтте.

«Син менә әле җырларга тырышасың, әйеме, ә син сүзне дөрес итеп әйтеп кара әле. Син «мелодично» җырларга тырышасың, ничек бетерергә моны? Син сөйлисең генә, менә монда «кереп китәргә» кирәк инде. Син «туры» гына җырлыйсың, сүзләрнең мәгънәсенә басым ясарга кирәк. Кешегә уңышка ирешкәннәр ошамый», – дип сөйли композитор.

«Кеше үсештә икән, мин «молодец» дип шатланам гына. Миңа ул берничек тә тими. Минем бар игътибарым үземә юнәлгән», – ди блогер, үзенә аяк чалучыларга, күңелен төшерүчеләргә атап.

«Минем күп җырларымның авторы – Риваль Хисмәтуллин. Аны белмәгән кеше юктыр инде. Әйе, Риваль – шундый сәеррәк кенә, талантлы ир-ат инде. Без аның белән 1 ел элек таныштык. Ул миңа «син – сәер малай» диде. Мин югалып калмадым, «а то сез сәер түгел инде» дип чәпәп куйдым. Әле ул вакытта нинди җырлау инде миңа. Риваль – минем бик көчле, мәгънәле җырларымның авторы. Ул 3 көнгә бер шалтыратып, мине сүгә. «Равил, авызыңда ник ботка пешерәсең», «Сиңа күбрәк эшләргә кирәк», «Мин синдә ниндидер нәрсә күрә башладым», – ди. Әйе, ул – миңа ышанган бердәнбер композитор, хөрмәтем чиксез», – дип тә язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар