Кеше организмына көненә чирек чәй кашыгыннан азрак тоз җитә, әмма реаль куллану бермә-бер артык. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәсе терапевты Зарема Тен сөйләде, дип яза РИА Новости.
«Организмның натрийга көнлек ихтыяҗы – база функцияләр өчен нибары 500 миллиграмм, чирек чәй кашыгыннан азрак. Әмма заманча рацион күбрәкне тәэмин итә. Киңәш ителгән норма һәм реаль куллану арасында бик зур аерма», – дигән ул.
Табиб сүзләренчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы көненә биш грамм тоз белән чикләнергә киңәш итә, тик күпчелек илләрдә, шул исәптән Россиядә дә уртача куллану 8 граммнан 15 граммга кадәр, ә кайвакыт югарырак та.