Тормышыбыз гел без теләгәнчә генә бармый. Бар нәрсә дә без уйлаганча булса, бу – җәннәт булыр иде. Җәннәтле булу өчен бик күп тырышлык, ихласлык, гыйлем кирәк. Бу дөньяда без төрле сынауларга дучар булабыз. Ә менә без ниятләгән эш барып чыкмаса, бу авыр халәтне ничек кабул итәргә, нинди сүзләр әйтергә – шул хакта безгә сөекле пәйгамбәребез өйрәтеп калдырды. Бер хәдисендә ул әйтте:
«Көчле мөэмин Аллаһ каршында зәгыйфь мөэмингә караганда хәерлерәк һәм сөеклерәк, һәм аларның икесендә дә яхшылык бар. Сиңа файда китерә торган нәрсәгә хирыс бул һәм Аллаһтан ярдәм сора вә гаҗиз булма. Әгәр сиңа бер авырлык килсә: «Әгәр дә мин тегене һәм моны эшләгән булсамчы!» – дип әйтмә, бәлки: «Бу – Аллаһның тәкъдире, һәм Ул нәрсә теләде, шуны эшләде», – диген. Чөнки «әгәр дә» дигән сүз шайтан эшенең ишеген ача» (Мөслим риваяте, 2664).
Бу хәдистән күренгәнчә, күңелләребезне төшермәскә тәкъдиргә иман китерү ярдәм итә.
Мәсәлән, күптән күрешмәгән, еракта яшәүче туганыңа барырга булдың һәм иртәгесе көнне аларга барырга ният кылып йокларга яттың, ди. Иртә белән торсаң, һава торышы бик начар, каты җил-давыл, яшенле яңгыр ява, һәм син юлга чыга алмый каласың. Шул вакытта күңел төшә, кәеф кырыла. Әмма бу вакыйга хакында Аллаһ Тәгалә ничә гасырлар элек үк тәкъдиребезгә язып куйган: бу көнне һава торышының шундый буласын да, синең бара алмавыңны да. Без кайгырсак та, борчылсак та, берни үзгәрми, шуңа күрә күңелне төшермичә, шушы зикер-доганы әйтеп, планнарны гына үзгәртергә кирәк. Нинди генә эшебез барып чыкмаса да, кәефләрне төшермик, эшебезгә нәтиҗә ясап, аны тәҗрибә итеп кабул итеп, бу зикер-доганы гына укыйк, ятлап куйсак, тагын да хәерлерәк булыр.
Кадәруллаһи үә мә шә‘ фә-галә
«Бу – Аллаһның тәкъдире, һәм Ул нәрсә теләде, шуны эшләде».
«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан