Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешегә әйтергә ярамый торган шәхси мәгълүмат исемлеге

news_top_970_100

Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен, шәхси финанс мәгълүматларын, аутентификация кодларын, шәхси мәгълүмат һәм документларны чит кешеләргә бирмәү хәерле. Бу турыда РИА «Новости» яза.

Эчке эшләр министрлыгы белегечләре шул хакта аңлаткан.

«Шәхси мәгълүматны азрак ачкан саен, сезне алдау кыенрак була. Хәтта бер гади генә җавап та мошенниклык чылбырын ачуга китерергә мөмкин», – дигәннәр ведомствода.

Белгечләр түбәндәге мәгълүматны чит кешеләргә әйтергә ярамавын искәртә:

  • карта номеры,
  • картаның гамәлдә булу вакыты,
  • CVC/CVV-код,
  • интернет-банк логиннары һәм парольләр,
  • SMS-кодлар,
  • пуш-хәбәрләр,
  • паспорт белешмәсе,
  • ИНН, СНИЛС,
  • документ фотолары,
  • SMSта килә торган 1 тапкыр парольләр,
  • push-кодлар,
  • раслый торган QR-кодлар,
  • туганнарның адресы һәм номерлары,
  • сәяхәт маршруты,
  • реаль вакытта урыныгыз,
  • исем, туган көн һәм телефон номерын бергә.

Эчке эшләр министрлыгы искәртә: банк, полиция һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталы хезмәткәрләре беркайчан да телефон яки чат аша паспорт мәгълүматы һәм кодлар сорамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100