news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кешедәге барлык авыруларның маймылы»: Дәваланмаган сифилис инвалидлыкка китерә

news_top
«Кешедәге барлык авыруларның маймылы»: Дәваланмаган сифилис инвалидлыкка китерә
Фото: https://minzdrav.tatarstan.ru

Җәйге чорда җенси юл белән йога торган инфекцияләр эләктерү куркынычы арта. Бу – барыннан да элек активрак яшәү рәвеше белән бәйле. Сәфәрләр, сәяхәтләр, эмоциональ һәм гормональ күтәрелеш фонында яңа танышулар, дип язалар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

Әмма теләсә нинди инфекциянең инкубация чоры бар, шуңа күрә кешеләр авыруны җәйге ялда йоктырырга, ә беренче симптомнарның чагылышын бары тик сентябрьдә генә күрергә мөмкин, мәсәлән, сифилис вакытында шулай булуы ихтимал.

Сифилис үзе башка авырулар булып маскировкалану сәбәпле җитди куркыныч тудыра, аны юкка гына «бөек имитатор» яки «кешедәге барлык авыруларның маймылы» дип атамыйлар. Ул тирегә һәм лайлалы тышчаларга гына түгел, ә эчке органнарга, буыннарга, сөякләргә, йөрәк-кан тамырлары системасына, нерв системасына да зарар китерә.

Дәваланмаган сифилис авыр катлаулануларга, инвалидлыкка китерә, диелә бу хәбәрдә.

Фото: © https://minzdrav.tatarstan.ru

Моннан тыш, сифилисның беренчел һәм икенчел формалары аеруча йогышлы булып тора, ә пациентлар гадәти яшәү рәвешен дәвам итә, җенси активлыкны саклый һәм шул рәвешле үзләренең җенси партнерлары өчен инфекция чыганагы була.

2024 елда Татарстан Республикасында «сифилис» диагнозы 546 кешегә куелган, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында 4 очрак теркәлгән, барлык очракларда да йогыш җенси юл белән булган.

Чит ил гражданнарын медицина тикшерүе вакытында 102 сифилис очрагы ачыкланган, ә 10 югары уку йортыннан чит ил студентларын тикшерү барышында 5 очрак теркәлгән.

Барлык белгечлекләрдәге табиблар, шулай ук фельдшерлар, пациентларда сифилис барлыгын исәптә тотарга тиеш. Шуңа күрә дөрес җыелган анамнез, игътибарлы тикшерү, серологик диагностикага һәм дерматовенеролог табибына юнәлтү бу авыруны иртә стадиядә ачыкларга, җитди нәтиҗәләрдән сакланырга һәм инфекциянең башка кешеләргә күчүен булдырмаска мөмкинлек бирә, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар