Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше хәлен кеше белми (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Камилә апасы һәрвакыт горурлыгы булды Саймәнең. Гаиләдә иң олысы иде апасы, аннан соң Гаффар, Гариф исемле абыйлары булды, ә үзе Саймә иң төпчеге иде. Абыйлары мәктәпне көчкә-көчкә ерып чыктылар да колхоз эшенә җигелделәр, армиядән соң ныклап төпләнделәр, гаилә кордылар. Саймә үзе дә әллә кая китә алмады, үз тиңе Ибрайга кияүгә чыкты да торып калды авылда. Үтте гомере шунда.

Ә Камилә апасы Саймә өстәл астына җәяү йөргән чагында ук читкә чыгып киткән иде. Хыялларда гына төсмерләнгән ерак Ташкент шәһәренә барып урнашты, грампластинкалар заводына эшкә керде. Апасы аркасында абруе югары иде үсмер чакларында кызның. Бар илгә ике генә җирдә чыгарыла иде пластинкалар. Бик тә популяр җырчыларның пластинкаларын алтын бәясенә дә табып булмый иде. Ә менә Камилә апасы кунакка кайткан саен теләгән җырчысын алып кайта иде Саймәгә. Һәркемнең өендә радиоалгыч ул заманнарда, барысының ялынычы төшә Саймәгә. Кемнәр генә юк иде аның тартмасында: Хиль, Полад Бюль-Бюль, «Самоцветы», «Песняры» төркемнәре, хәтта Высоцкий җырлары.

Камилә апасы аңа күктән төшкән фәрештә булып күренә иде. Кигән киемнәре затлыдан-затлы. Киноларда күрсәткән артисткаларныкына тиң. Баш әйләндерерлек хушбуй исләре килеп тора үзеннән, чәчләре сырландырып өелгән, каш-керфекләр серле нурлар тараталар. Сөйләшүе дә икенчерәк иде апасының. Еш кына сөйләменә Саймә аңламаган урыс сүзләре кыстыргалап җибәрә әле. Гомумән, иң матуры, иң акыллысы аның апасы иде. Якын-тирәдә аның белән чагыштырырлык зат булмагандыр. Булса, Казанда бер-ике кеше булгандыр, бәлки, анысы да шик астында.

Ерак Ташкентта яшәгән апасы, ике елга бер булса да, кунакка кайткалап йөрде. Кайткан саен чемодан-чемодан бүләкләр алып кайтты якыннарына. Иң беренче купшы күлмәген Саймәгә апасы бүләк итте. Бар туганнарына җитәрлек бүләкләр хәстәрли торган иде апасы. Татып карамаган тәм-томнар турында әйтеп торасы да түгел инде.

Өченче тапкыр кайтканындамы икән, Камилә апасы бер ир-ат ияртеп кайтты. Чем-кара мыеклы, табак битле, олы гына кеше иде ул. Бу киявегез Сәлмән була, дип таныштырды. Бер күрүдән ошатмады аны Саймә. Шундый котсызга кияүгә чыккан апасына рәнҗеде. Дөнья чибәренә тиң апасы кырында ул бөтенләй башка кешене күзаллый иде. Ичмасам, артист Янковский төслерәкне тапмаганмы икән ни? Әти-әнисе, киресенчә, ничек ярарга белми кияү кешегә төштеләр... Һәр иртәдә әнисе коймаклар койды, әтисе сарык суйды, мунчалар якты. Гел елмаеп кына тордылар. Бик зурлап, өйдән өйгә йөртеп, кунак итеп озаттылар кияү кешене.

Соңыннан кайткан чакларында, бер тапкыр да ияртмәде әлеге адәмне үзе белән апасы. Я аларның ял вакытлары бергә туры килми икән, я кияү кеше төзелештән бушамый, я чирләштереп тора. Шулай кырык сәбәпләр табылды. Әмма гаилә тормышыннан бик риза булып сөйли иде апасы. Фатирлары зур, өч бүлмәле икән, ире Сәлмән бик тә җаваплы урында эшли, акчаны көрәп ала. Менә быел үз дачаларын төзеп чыкканнар, төрле җимеш агачлары утыртканнар, яшелчәләрсез өстәл артына утырмыйлар. Суны ул якларда лейкадан сибүләр юк икән, түтәл арасына агызасың арыктан...

Кайткан саен әти-әнисен үзләренә кунакка чакырды Камилә апасы. Кая инде авыл кешесенә җир читенә кунакка йөрүләр. Вакыты бармы аның, вакыты булса, акчасын кайдан аласың, ди… Бер тапкыр да кызларының тормышын барып күрә алмый, зиратка кереп яттылар әти-әнисе. Хәзер инде кунакка Саймәләрның гаиләсенә кайтып йөри башлады Камилә апасы. Сүзләре берегә иде туганнарның.

Бик тә хөрмәт итә иде апасын Саймә. Кем белән сөйләшсә дә, сүзне борып, апасын телгә алмый калмый иде. Менә аларның нәселләрендә дә бер бәхетле зат бар. Оҗмахка тиң якларда яши. Кар ява да шунда ук эреп бетә икән анда. Кышкы киемнәрнең «воопче» кирәге юк, ди. Елның күп өлешендә күлмәкчән йөрисең. Бәрәңге уңышын елына ике тапкыр җыялар. Чүпләп бетмәле түгел, ди, анда. Карбыз-кавыннарны балалар урамда туп урынына типкәләп йөртәләр, имеш. Ә без ат хакы түләп, елына бер карбыз авыз итәбез. Кайсы еллары анысы да эләкми. Яшәгән фатирлары урап чыккысыз, эшләгән урыны җылыда. Хәзер икенче эшкә күчкән апасы, барыбер кәгазь укып кына утыра икән. Кияү кешене нык үрләткәннәр, президентны атна саен күрә, кул биреп күрешә, имеш. Тик менә балалары булмады, шунысы үкенеч. Их, барып күрәсе шул якларны...

Авыз ачып тыңлыйлар иде Саймане авылдашлары. Бар сүзләре белән килешәләр иде Сайманең, үз тормышларына уфтанып, авыр сулыйлар иде. Алар яткан була монда баткак ерып, тирес каерып, җирдә казынып, артына ут төртергә...

Быел да кайтты Камилә апасы. Гадәттәгечә, бүләкләрне шыплап тутырган иде күн чемоданына. Тик нигәдер суырылып киткәндәйрәк күрде апасын Саймә. Күңеле шомланып та куйды. Очрашу -күрешү тәмамлангач, Саймә йөгереп йөреп кенә мунча якты, өстәл әзерләде. Ире Ибрай күрше авылдагы язгы чәчү эшләрендә катнаша иде. Балалар киенеп-ясанып клубка чыгып киттеләр. Мунча кереп чыккач, ике туган табын артында аулакта калдылар. Саймә уратып кына апасының хәлләрен сораштыра башлады.

-Чиргә тарыдым мин, сеңлем,-диде тавышы тоныкланып калган Камилә апасы.- Әллә башка кайта алам, әллә юк. Туганнарны күреп калыйм дип, хушлашырга кайттым.

Керфек очларына ике тамчы яше эленде кунакның. Йөрәге жу итеп китте Саймәнең.

– Тукта әле, апа, төшенкелеккә бирелмә син. Һәр чирнең үзенә күрә дәвасы була. Хәзер врачлар көчле. Акчагыз җитәрлек, җизни аңлыйдыр хәлеңне. Түләп дәваланып карарга кирәктер, бәлки.

– Нинди акча, нинди җизни?.. – диде төшенке тавыш белән Камилә апасы. – Юк бит алар. Барысы да уйлап чыгарылган, чи ялган...

– Ничек юк? – дип тораташ булып катты Саймә, үз колакларына ышанмый. – Җизни белән сез кунакка кайтып йөрдегез дә инде. Хәтерләп калам әле мин аны...

– Кайткан идек анысы,-диде апасы чәй йоткалап.- Ул кешегә кияүгә чыгарга җыенган идем мин. Алдакчы булып чыкты, койрыгын сыртка салып, башкаларны эзләп китте. Эшләгән урыннан бер бүлмә алып, гаилә булып яши дә башлаган идек. Язмаган икән миңа гаилә бәхете. Менә шул көнгә кадәр шул кечкенә бүлмәдә яшәп яткан булам. Ир дә юк, бала да юк. Башка кияүгә чыгарга уйламадым да. Кешесе дә табылмады. Бәлки, берәр ипле адәм тәкъдим ясаса, чыккан да булыр идем.

– Зур фатир да, дача да...

– Юк, юк, берсе дә юк. Бер карават белән, бер өстәл сыешлы кечкенә бүлмә, вәссәләм. Шунда үтте гомерем. Болганышлар башлагач, эшемне дә югалттым. Хәзер бер универмагта җыештыручы булып йөрим. Үзбәкләр яратмыйлар безне. Алган эш хакым ачтан үлмәскә җитә шунда.

– Син, апа, шундый кыеп карамаслык киенә идең, бүләкләрең чутсыз-чамасыз булды һәрвакыт.

– Сезне кайтып күрү, туган якның һавасын сулау бердәнбер шатлыгым булды минем. Ике ел буена әзерләнә идем мин бу шатлыклы очрашуга. Алган акчаларымны кысып-кымтып, бүләкләр әерли идем. Юллык акча җыя идем. Ахирәтләремнең киемнәрен ялынып, вакытлыча алып тора идем. Синең ни ашаганыңны кеше күрми бит. Икмәктә-чәйдә утырып, тиенләп җыештыра идем шулай. Авылым урамнарыннан әллә кем булып үтүләр аңлата алмаслык шатлык хисләре бирә иде миңа. Менә син дөреслекне белдең инде. Кайтыр алдыннан врачларга күренгән идем, эчәкләрдә яман шеш таптылар. Аллага тапшырган инде, ни булса да булыр. Без күрәчәкне читләр күрмәс.

Апасыны җәлләп Саймәнең күзләреннән сөмердәп яшьләре ага иде.

– Апа, җаным, – диде ул кадерле кешесен иңнәреннән кочып. – Барысын ташла да кайт авылга. Берәр нәрсә уйлап т табарбыз, абыйлар да булышыр. Әле соң түгелдер...

– Юк, – диде Камилә апасы тураеп утырып.- Шулай әкият булып калсыннар үткәннәр, авыл кешеләре һаман да сокланып карасыннар миңа. Нидер үзгәртәсем килми тормышымда, Саймә сеңлем. Соң инде барысын яңабаштан башларга...

Бу юлы озак тормады Камилә апасы авылда. Гомер кыланмаганны, бар танышлары белән күрешеп-сөйләшеп чыкты, болыннарда, кырларда йөрде дә ашыгып кына китеп барды.

Шуннан соң озак тормады ул. Җиде ят җирдә тапты каберен. Ә авыл халкы арасында аның турында риваятьләр һаман сөйләнелә әле. Авылдан зур дөньяга чыккан, бердәнбер Аллаһ рәхмәтенә тиенгән, рәхәт тормыш күргән бәндә бит ул...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100