Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кеше үз гомерендә бер тапкыр гына шулай ярата». Кияү белән кәләш машинада бәрелеп үлгән

news_top_970_100

Ростов өлкәсендәге бер районда авариядә 22 яшьлек егет белән 17 яшьлек кыз һәлак булган. Кияү белән кәләшне төрле урында җирлиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, «ВАЗ-2112» машинасы белән идарә итүче 22 яшьлек Евгений юлның уң ягында кырыйга керә, шуннан соң машина юл кырыена очып чыга. Зур тизлектә бара торган машина агачка барып бәрелә.

Бәрелгәннән соң, машина корпусы яньчелеп бетә. Салон машина йөртүчегә дә, пассажир кызга да капкынга әверелә. 17 яшьлек Яна урында ук үлә, Евгений реанимациядә вафат була.

«КП» хәбәрчесе мәрхүмнәрнең дус кызы белән аралашкан. Бу кыз иптәшләренең үлеменә ышана алмавын әйтә.

«6 көннән алар йөри башлаганга 1 ел тула иде. Алар өйләнешергә җыенды. Икесенең дә планнары зурдан иде. Яна Ростовка күченергә тели, шәһәрдә яшь гаиләгә мөмкинлекләр зуррак, дип саный», – ди бу кыз.

Евгений Мәскәүдә вахта ысулы белән эшләгән.

«Ул бик оста куллы иде. Теләсә нинди машинаны төзәтә алды. Женя Янага бүләк бирергә яратты. Алар бер-берсен «пульс югалганчы» яратты бит. Кеше гомергә бер генә шулай ярата», – ди дуслары.

Егет белән кызны ата-аналары төрле зиратларда, төрле вакытта җирлиләр.

«Янаны – үз авылында, Женяны үз авылында җирлиләр», – ди дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100