Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше үтерүдә шикләнелеп, эзләүдә булган Башкортстан хәрбиләрен үле килеш тапканнар

news_top_970_100
Кеше үтерүдә шикләнелеп, эзләүдә булган Башкортстан хәрбиләрен үле килеш тапканнар

Белгород өлкәсендә һәм башка чик буе төбәкләрендә кеше үтерүдә шикләнелеп эзләүдә булган, Башкортстанның 3 хәрбие мәетләре табылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Якудза», «Рафа» һәм «Святой» позывнойлы хәрбиләр башка кешене үтерү шаһитлары булган өчен үтергәннәр, дип яза Baza Телеграм-каналы.

Хәрбиләрнең туганнары һәм хезмәттәшләре сүзләренә караганда, сентябрь башында Илшатның (башта Илнар исемле башка ир-атны эзләгән булалар, тик соңрак аның бу вакытта ялга киткәне билгеле була), Салаватның һәм Айдарның гәүдә өлешләрен частьтан ерак түгел урман полосасында табалар. Алар 21 авгутстта югалган санала, соңрак билгеле булганча, аларны нәкъ шушы көнне үтергәннәр. Аларга башта гранаталар ыргытканнар, соңыннан гәүдәләрен яндырганнар.

Тикшерүчеләр һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына сөйләвенә караганда, бу хәрбиләрне «кирәкмәгән шаһитлардан котылу максатыннан» үтергәннәр. Бу хәрбиләр «Артист» позывнойлы хәрбине үтерүнең шаһитлары булуы ихтимал.

Хәзер 4 хәрбине үтерүдә шикләнелүчеләр кулга алынган, алар күрсәтмәләр бирә.

Хәрбиләрне үтерүдә катнашы булуда шикләнелеп, «Ватан» ирекле отрядның командиры Рамил У. («Самурай» позывнойлы) һәм аның шоферы тоткарланган. Бу хакта һәлак булганнарның хезмәттәшләре һәм туганнары хәбәр иткән.

Тикшерүчеләр һәлак булганнарның туганнарына сөйләгәнчә, нәкъ менә «Самурай» шушы 3 хәрбинең «качуы» турында әйткән. Ул үзеннән шикне төшерү өчен аларга яла яккан, дип уйлыйлар. Башта аның планы барып чыккан кебек була, әмма башка хәрбиләрдән сорау алган вакытта, «Самурай»ның ялганлавы билгеле була. Озакламый, аның үзен һәм шоферын кулга алалар.

Җинаять кылуны беренчеләрдән булып «Самурай»ның шоферы таный. Ул егетләрне 21 августта үтерүләрен әйтә һәм җинаять урынын күрсәтә.

Хәзер шикләнелүчеләр Луганск өлкәсендә СИЗОда. Мәетләрне ачыклау өчен, һәлак булган хәрбиләрнең туганнарыннан ДНК алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100