Җомгадан соң ашка чакырылган әбиләр сыйланып, хушланып, бик риза булып таралыштылар. Табынны мулдан әзерләгән иде Сәлимә. Үзе дә оста иде ул аш-суга, ярдәмләшергә күрше килене дә керде әле. Башта каклаган каздан токмачлы аш бирделәр кунакларга. Аннан соң яңа суелган сарык ите белән бәрәңге килде өстәлгә. Йөзеп киткәнче яхшы чәй эчтеләр кунаклар. Чәй эчәргә дә тәм-томнар җитәрлек әзерләнгән иде.
Аллаһ үзенең рәхмәтен бирсен, безне сыйлаганнан бетмәсен. Мәрхүмә Галимә апаң да шатланып ята торгандыр. Садакадан үтсен тырышлыкларың, - дип барысы хәер-фатихаларын бирделәр хуҗабикәгә.
Апасының җидесен шулай үткәреп җибәрде Сәлимә. Мондый табында ир-ат китап укыса дөресрәк буласы иде дә соң, әлегә авылда килештереп укый белүче ир-ат юк иде. Дингә тартылган берничә карт та җомга намазына күрше авыл мәчетенә йөриләр.
Кунакларны озаткач, кире өенә керде Сәлимә. Аны өем-өем савыт-сабалар көтә иде әле. Күрше килене ярдәм итәргә тукталган иде дә, авызын да ачтырмады Сәлимә. Болай да көне буе йөгерде, рәхмәт төшкере.
Шулкадар эш көтүенә карамастан, җиң сызганып тотынырга ашыкмады хатын. Йөрәге кысылып, бушап калган өенә күз йөгертте ул. Апасы Галимәнең почмактагы караватыннан күзләрен ала алмады. Әле атна элек кенә газиз тере җан аның ярдәменә мохтаҗ иде. Ә бүген инде Сәлимә япа-ялгызы...
Бер гаиләдә ике кыз үсте алар, апалы-сеңелле, Галимә белән Сәлимә. Яшь аралары ике елга да тулмый иде, гел бер-берсенә иптәш, серләр саклаган ахирәтләр булдылар. Башка кызларның кирәге дә булмады аларга. Бергәләп әниләре кушкан эшләрне эшләделәр, бергәләп уеннар уйнадылар, бергәләп дәресләрен әзерләделәр. Вак-төяк өчен сүзгә килгәләп алгалыйлар иде дә, икенче караганда, дуслашып китәләр иде тагы.
Ул вакытларда законнар кырыс иде. Җәй җиттеме, телисеңме-теләмисеңме анда, һәр гаиләгә чөгендер басуыннан күпмедер күләмдә эшкәртергә җир бүлеп бирәләр иде. Әле монысы, гадәттә, төп эшеңнән аерым була. Шуңа да күпләр бу Ходай каргаган эшкә балаларын тартырга мәҗбүр була торганнар иде. Эссе кояш астында, башы-азагы булмаган басуда, озын көннәр буе бала-чага чөгендер утыйлар, барысын читкә куеп, пыр тузып уйнап алалар, өйдән китергән шешәдәге сөтне икмәкләп сыпыртып куялар да, тагын яргаланган куллары белән чүп утыйлар. Кичкә кадәр дәвам итә бу газап. Әле шәфәкъ кызыллана башлагач та, арган аякларны чак сөйрәп, өйгә кадәр җәяү кайтасы...
Сирәк кенә юлда очраган балалар көтүен берәр колхоз шоферы утыртып алып кайткалый, я ат белән эшләгән берәрсе печән салынган арбасына кунакларга рөхсәт итә. Әнә шулай бер изге күңелле абыйның атына утырып кайтканнар иде алар ул көнне. Килеп туктагач та, гөрләшкән балалар тавышыннан өркеп китепме, ат кинәт кузгалып китте. Сәлимәнең апасы Галимәне арбаның арткы тәгәрмәчләре тапалап үттеләр. Ярсып еларга тотынды апасы, тавышы бар урамны яңгыратты. Олылар кызыйны күтәреп өенә илтеп салдылар. Фершал апа килеп ниндидер уколлар кадагандай итте. Авыртуларына түзә алмый илереп кычкырды да кычкырды ул төнне апасы, өйдә йоклаган кеше булмады. Икенче көнне колхоз рәисенең бобигына утыртып, әтисе кызын районга алып китте. Кичкә таба гына кайтарып Галимәне түрдәге караватка кертеп салдылар. Кычкырудан туктаган иде апасы, әмма шул көннән аягына да басканы булмады аның гүргә кереп киткәнче.
Бала кешегә күп кирәкме? Авыр арбаның тимер тәгәрмәчләре Галимәнең умыртка сөякләрен зарарлган булып чыкты. Нәрсәдер өзелгәндер, кайсыдыр сөяк каймыккандыр, ныклап тикшерергә, йөртергә мөмкинлек тә булмады ул чакларда. Әллә кирәкле врачлар кулы тигән булса, аякланып та китәсе булгандыр ул. Әмма көн-төн эштән кайтып керә алмаган әти-әнисе баланың шундый язмышына күнергә мәҗбүр булдылар.
Шулай итеп, бер канаты сынгандай булды Сәлимәнең. Хәзер инде ул иркенләп башка кызлар белән беррәттән уеннар уйный алмады, озаклап сулар кермәде, җиләкләргә йөрмәде. Хәзер кызның күпчелек вакыты апасын тәрбияләп үтә иде. Ашатты-эчертте, урын-җирен карады, йомышларын үтәргә булышты. Гел апасы тирәсендә бөтерелде, аның теләкләрен үтәде, аңа ярарга тырышты. Сирәк кенә ирекккә чыккан вакытларында да онытылып китеп уйный, йөгерә алмый иде ул. Келт итеп урын өстендә яткан апасы исенә килеп төшә иде. Берәр нәрсә кирәк түгелме икән аңа, сеңлесен чакырмаганмы, кирәге чыкмаганмы Сәлимәнең? Уенын ярты урында бүлеп, өенә йөгерә иде кыз.
Әтиләре Фатих абый иртә үлеп китте. Никтер йөзен сакал-мыек баскан әтисе бик карт булып тоела торган иде Сәлимәгә. Баксаң, кырык җидесе тулмый калган булган. Далада кунып ятып, нык салкын тидереп кайтты ул. Ках-ках йөткереп, мич артыннан чыкмый ятты да, шул сике такталарында җан бирде.
Әнисенең дә гомере кыска булды. Күзләрен йомганчы Сәлимәнең кулларын җибәрмәде әнисе:
Апаңны кара, кызым. Ходай әҗерен бирер. Берүк ятлар күзенә карап, зар-интизар булып ятарга мәҗбүр итмә. Нишлисең, язмышка шулай язылгандыр. Бигрәк йөрәгем сызыла шул бала өчен. Ташлама апаңны, ишетәсеме? Мин тегеннән карап ятармын сезгә, - дип кат-кат кабатлады мескенкәй. Ничек ташлый ди инде үз апасын Сәлимә?
Әти-әнидән калган нигездә икәүләшеп гомер иттеләр алар. Сәлимә озак еллар янәшәдә урнашкан ике катлы агач идарә йортының идәннәрен юды, мичләрен якты. Апасы йоклаган арада иртәнге дүртләрдә чыгып йөгерә иде утын түшәлгән мичләренә ут элдерергә. Берара кайтып апасының тамагын карап, йомышларын йомышлатып, үз миченә ягып куеп, тагын чыгып чаба иде эшенә. Әле ул мичләрен томалыйсы, чутсыз бүлмәләрне ышкылап юасы, яуган карларны көрисе - эш табылып кына тора иде. Хуҗалар йодрыкта йомарлап кына тоталар иде аның ише кара халыкны.
Яшь чагында ни мелдерәп пешкән җиләк төсле иде Сәлимә дә. Егет-җилән уралды аның тирәсендә дә. Хәтта бер егетне үзе дә якын иткән иде ул йөрәгенә. Югары оч Галимҗанны күрә калса, сикереп чыгардай булып тибә башлый иде йөрәге. Егет тә битараф түгел иде аңа. Бер почмакка кысырыклап, көчле куллары белән кочып алды ул кызны бер көнне:
Минеке бул, иртәгәдән алып кайтам, - дип пышылдады кызның колагына. Кайнар тыны колак яфрагын пешерде, башлары әйләнеп китте Сәлимәнең, тәмам эреп төште.
Ә Галимә апам? - дип сорарга көч тапты үзендә алай да.
Гарипләр йортына илтеп тапшырабыз. Хөкүмәт андыйларны яхшы карый, - диде Галимҗан исе китми генә. Егетнең кочагыннан суырылып чыкты кыз ул чакта.
Мин апамны беркемгә дә алыштырмыйм, - дип үз сүзен әйтте. Башкага өйләнде Галимҗаан, бер дигән итеп гомер итте, балалар үстерде. Язмаган булган аларга кушылырга. Ә Сәлимә апасы дип яшәде. Тәмлерәген аңа ашатты, аның хәтерен саклады, аңа ярарга тырышты.
Авыл тормышы үз көенә ага бирде. Кемнәрдер кавыштылар, кемнәрдер аерылыштылар, балалар бактылар, кунакларга йөрештеләр, дошманлаштылар, дуслаштылар. Барысы да читләтеп үтте Сәлимәне. Кешеләр тормышы аңа ят иде. Ул бер апасын кайгыртып кына яшәде. Урын өстендә генә яткан Галимә гәүдәгә тазарды, май каплады сөякләрен. Йөрәге дә, башка әгъзәләре дә таза иде аның, ашарга нык булды. Вакыт үткән саен, гел кузгалмый ятып, нык холыксызланды Галимә. Гел нәрсәнедер килештермәде, ачы тавыш белән сеңлекәшен тиргәп бушамады, карганды, үз сүзен өскә чыгарырга теләп, үксеп елап куркытты. Сәлимә ничек тә күңелен күрергә тырышты апасының. Сәгатьләр буе аяк-кулларын угалады, үлән төнәтмәләре кайнатып, компресслар ясады. Бераз кәефе күтәрелсен өчен, яннарына утырып гәзитләр укыды, телевизор күрсәткәннәрне аңа аңлатып үзенчә сөйләп барды. Атна саен җилкәсенә йөкләп мунча юындырды. Җәй булса, көчкә алып чыгып, кул арбасында сөйрәп йөртте, сәхрәләргә алып барды, кыш көннәре чанада тартып йөртте. Хәле авыраеп киткән саен врачларга алып китте, каравыллап больницаларда ятты. Кыскасы, бар гомерен багышлады Галимә апасына.
Һәм менә көтмәгәндә-уйламаганда, кисәк кенә яраткан апасы үлде дә китте. Йоклап киткән җиреннән уянмады да куйды. Бер яктан уйлаганда, Сәлимәнең иңеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Әмма югалып калды хатын. Бер тапкыр да үзе өчен генә нидер эшләгәне булмады аның. Ничектер үзен кайгыртырга, үзе өчен яшәргә белми иде ул. Өйдәге тынлык, бушлык җанына үтте аның. Бу җирдә үзен бер кирәкмәс кеше итеп тойды ул. Моңа кадәр бар уйлары апасына юнәлгән булса, хәзер рәтле-башлы уйлар да килмәде кебек башына. Уйлары үткәннәрдә булды. Апасы белән яшәгән вакытларын яңартты хәтерендә, үткәннәр белән яшәде.
Соңгы араларда ямансулап, еш кына апасыының каберенә йөрер булып китте ул. Кабер туфрагын йомшартып чәчәкләр утыртты, якыны белән үз уйлары белән уртаклашты, авылда булган яңалыкларны сөйләде. Көннән-көн бер уй ныгый барды хатынның күңелендә. Тегендә дә апасына ярдәме кирәктер Сәлимәнең! Гел төшләренә апасы аны чакыра итеп күрде.
Һич тә үз тормышы белән яшәп китә алмый, газаплар кичерә иде изге күңелле хатын...