Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кеше тереләй череп үләргә тиешмени?»: авыл халкы «ашыгыч ярдәм»не җибәрмичә торган

news_top_970_100
«Кеше тереләй череп үләргә тиешмени?»: авыл халкы «ашыгыч ярдәм»не җибәрмичә торган

Красноярск краеның бер авылында халык «ашыгыч ярдәм» машинасын җибәрмәс өчен, аны тоткарлап торган. Авыл халкы сөйләгәнчә, «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре инсульттан соң аяклары чери башлаган авыру пенсионерны алып китәргә теләмәгән. Бу күренешләр төшерелгән видеоны алар ТВК басмасына җибәргән.

Бу хәл Березовский районы Свищево авылында була. Кадрларда күренгәнчә, авыл халкы «ашыгыч ярдәм» машинасын җибәрмәскә теләп, тоткарлап тора. Табиблар өлкән яшьтәге авыру ирне алып китәргә теләмәгән. Авыл халкы сүзләренчә, инсульттан соң пенсионерның сәламәтлеге бик какшаган һәм «тереләй череп бара». Ир-атның бер күршесе сөйләгәнчә, пенсионерның сәламәтлеге бу кышта начарлана башлаган.

«Җәен аңа инсульт булды, ул Железногорскида хастаханәдә ятты. Өендә антисанитар шартларда яши, җылылыгы юк. Әле баштарак әз булса да йөри иде, тик, күрәсең, суыклар башлангач, хәле бөтенләй начарланган. Без күршеләр белән аны карадык, ашаттык. 11 февральдә аның аяклары чери башлаганын күреп алдык. Төштән соң «ашыгыч ярдәм» чакырттык, әмма алар аны алып китүдән баш тартты. Бабай үзе баш тарткач, аны алып китә алмыйбыз, диделәр. Ул ярдәмне бервакытта да җиңел генә кабул итми, хәтта бездән дә, шундый кеше инде. Ә ул бит инсульттан соң, аның хәле нык начар иде», – дип сөйләгән пенсионерның бер күршесе.

«Ашыгыч ярдәм» авылдан киткәннән соң, күршеләре, ярдәм сорап, турыдан-туры Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итә, ә анда аларны төрле ведомстволарга кире боралар һәм бары тик 2 көннән соң гына авыру пенсионерны хастаханәгә салалар.

«Якшәмбе көнне, 11 февральдә, ул шундый хәлдә ятты. Сишәмбе, 13 февральдә без Минздравка шалтыраттык, анда «берни дә эшли алмыйбыз» диделәр, чөнки бабай хастаханәгә ятудан үзе баш тарткан. Соңыннан безне Березовский район хастаханәсенең баш табибына җибәрделәр, ул «ашыгыч ярдәм» башлыгына шалтыратырга вәгъдә итте. Әгәр кеше инсульттан соң үз гамәлләренә хисап бирә алмый икән, ул тереләй черергә тиеш микәнни соң? Ахырда, «ашыгыч ярдәм» килде һәм бабайны Березовский хастаханәсенең хирургия бүлегенә алып китте», – дип сөйләгән авыруның күршесе.

Сәламәтлек саклау министрлыгында «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре дөрес эшләгән» дип җавап биргәннәр. Министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе сөйләгәнчә, аларның пенсионерны мәҗбүриләп алып китәргә хакы юк, чөнки авыру аларны өенә дә кертмәгән. Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, күршеләре бабайга «ашыгыч ярдәм»нән тыш, даими рәвештә полиция дә чакыртып торган, чөнки бабай «сала».

«Әгәр кеше «недееспособный» булып танылган, табиблар ярдәменнән баш тарта икән, бездә мәҗбүри хастаханәгә салу тыелган. Чөнки соңыннан ул судка бирергә мөмкин, һәм ул хаклы булып калачак. Бу очракта, «ашыгыч ярдәм» авыру кешене алып киткәндә, хезмәткәрләр бу хакта медицина оешмасына хәбәр итә. Бу пенсионер очрагында исә, ул «ашыгыч ярдәм» табибларын өенә кертмәгән. Шулай ук бу ир-атка еш кына полиция чакыртулары да билгеле, чөнки ул «сала», – дип сөйләгәннәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Ведомствода әйтүләренчә, хәзер пенсионер белән бар да тәртиптә, аның гангренасы юк. Ир-атны тикшереп бетергәч тә, аны өенә кайтарып җибәрәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100