Кайбер вакыт безне зурлыйлар, мактыйлар, ә кайчакта мактауларда арттырып та җибәрәләр. Шул сәбәпле, күңелләребезгә мин-минлек, тәкәбберлек яки рия ияләшергә мөмкин. Мондый хәлләр булмасын өчен, сөекле пәйгамбәребез Аллаһтан ярдәм сорап, дога кылырга кирәклеген өйрәтеп калдырган. Безгә исә бу доганы ятлап, безне мактаган вакытларда искә төшереп, укырга кирәк:
Аллаһүммә лә тү‘әхыйҙни бимә йәкулүн, үәгьфир ли мә лә йәгьләмүн, үәҗгални хайран миммә йәҙуннүн
«Әй Раббым! Алар әйткән сүзләр өчен мине җәзалама, минем алар белмәгән нәрсәләремне ярлыка һәм алар уйлаганнан мине яхшырак кыл» (Имам Бохариның «Әдәбүл-мүфрәд» китабыннан, 761).
«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан.