Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында гамәлләр өчен савап һәм гөнаһ турында хәдис китерә.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:
«Берәү хәерле гамәл кылырга ниятләп, аны кылмаса, Аллаһы Тәгалә аңа ул изге гамәлне кылган кебек язып куяр.
Әгәр ул изге гамәлне ниятләп, аны кылса, Аллаһы Тәгалә 10нан алып 700гә кадәр һәм аннан да күбрәк изге гамәл кылгандай язар.
Ә инде берәү начар гамәл кылырга ниятләсә, әмма үзенең ихтыяры белән аны кылмаса, аңа Аллаһы Тәгалә 1 изге гамәл кылгандай язар.
Әгәр ул ниятләгән начар гамәлен кылса, Аллаһы Тәгалә аңа 1 начар гамәл кылган кебек язып куяр».