Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше кырыкка төрләнә (Кәрим Кара)

Рәмил әнә шулай кинәт үзгәрде. Әллә теге үлеп терелгән чагында берәр зат кисәткәнме икән үзен? Әмма берәүгә дә бу хакта теш агартканы булмады...

news_top_970_100

Мәктәп елларында укытучылар тарафыннан Рәмилдән дә ешрак тиргәлгән бала булмагандыр. “Икеле” дән башы чыкмады малайның. Баштарак җан-фарман тырышып та карады бала, әнисе яныннан китми утырды янында дәрес әзерләгәндә. Бирмәгән иде Ходай аңа зирәклекне, гади генә тоелган нәрсәләрне дә үзләштерергә күп вакытлар кирәк иде аңа. Иптәшләреннән күпкә соңлап “а” хәрефен таный башлады, икенчегә күчкәч кенә үзаллы бергә берне куша алды. Нишлисең, бармаклар да тигез түгел әнә.

Укытучыларга ярарга тырышып, күзләренә генә карап утырса, аңламаганны да игътибар белән тыңласа, әле артык сизелмәс иде башсызлыгы. Юк инде, малай кеше нишләп тик кенә утырсын ди? Иптәшләренең ни белән шөгыльләнгәнен бармыйча аңламый. Ә үзе турында искәртеп торырга кирәк, ул да тере җан, ләбаса. Кулны кулга куеп, аңлашылмаган саннарга текәлеп утырып тәмам туйды Рәмил, бераз күңеллек өчен алда утырган кызчыкның чәчен тартып таратты. Тәнәфес вакытында укуы белән шәпләнгән бер малайны төртеп егып, ил-умач ясады тегеннән, буш класска качып-посып кереп, берсенең букчасын мич авызына тыгып куйды. Күзгә күренеп мәктәп тормышы күңеллеләнде, аның исемен дә еш телгә ала башладылар. Мактап түгел дә соң, ну барыбер игътибар үзәгендә булу үсендерә.

Кул селтәделәр малайга укытучылар. Әтисе дә, малчы Габдрахман абый, өйрәнә торсын дип ешрак фермага үзе белән алып йөри башлады улын. Әллә кая китмәс, шул әтисенең эшен дәвам итәр.

Сөйрәлеп йөреп сигезне тәмамлагач, Рәмил иптәшләренә ияреп райондагы СПТУга барып керде. Укучылар җитмәгәнлекктән, чукрак-телсезләрне дә кабул итәләр иде анда. Тәки кулына кәгазь биреп чыгардылар егетнең. Әмма колхозда ул шалопайга ышанып техника тапшырмадылар. Рәмил армиягә китеп барды.

Рәмил кайтканда башы пичәтле бер абзый СССР дигән куәтле дәүләтне зил-зибәр китергән иде инде. Авылда да колхоз дигәннәре юкка чыккан, аның мал-мөлкәтен түрәләр үзара бүлешеп бетергәннәр, имеш. Чәчмиләр, урмыйлар, ферма диварларында җилләр уйный. Эш тә юк, аш та юк дигәндәй.

Җилкәләре киңәйгән, гәүдәсе ныгынган егет пилорамага эшкә керде. Юан-юан бүрәнәләр тәгәрәтте, машина-машина такталар төяде. Бу эш урынында шунысын ачыклады Рәмил, үзгәрешләрнең уңай яклары да бар икән! Элек урман каравылчысыннан бер агач аударырга рөхсәт алу өчен кочак-кочак кәгазьләр кирәк булса, хәзер бу эш күпкә җиңелләштерелгән. Әллә кайдан читтән килгән шәпле абзыйлар гектарлап кыралар урманны, сүз әйткән кеше юк. Ә шунда яшәгән Рәмилнең моңа хакы юкмы?

Ике туган абыйсы колхозның бер калтыравык кына тәгәрмәчле тракторын алып калган иде. Шуны йөрерлек хәлгә китерде егет. Районга артыннан йөреп йөз кубометр агач яздырып алды. Армиядән кайткан яшь кешегә бирергә тиешләр икән. Өй салырга, нигез корырга. Шуннан тәмен белеп калды агач эшенең Рәмил. Үз делянкасына кереп, ике агач егып төйи дә, икенче урынга кереп, тагын сигезне аудара. Кем сораса:

Законный агачлар, кәгазем бар, – дип кенә җиффәрә. Кадалып ятты урманга егет. Көн белән исәпләшмәде, төн димәде, гел агач ташыды, ярдырды, сатып җибәрде. Ел үтмәде, яңа трактор алды, шуннан сарай кебек өй салды. Анысын кыйммәтле җиһазлар белән тутырды.

Агач акча китерә иде. Теге елларда, акча кыйммәт чакта, бер аударган агачтан җиңел генә җиде-сигез мең акча чыгарырга була иде. Әле аның яртысы диярлек урынында ташлап куела.

Ике-өч елдан Рәмил шәхси пилорамасын булдырды. Агачның бөртеген дә әрәм итмәскә өйрәнде. Борыс, идән тактасы, юка такталар әзерләп сатты. Вак-төягеннән штакетник чыгарды, утын кисеп сатты.

Менә сиңа «икеле» капчыгы! Шулай да эшкә тырыш булып чыкты, үз тиңнәрен буйсындырып, үзенә эшләтте. Авылның хөрмәтле кешесенә әйләнде. Балаларына шәһәрдән фатир әзерләп куйган инде дип сөйлиләр иде халыкта. Анысы да булгандыр, һәр тиеннең кадерен белергә өйрәнгән иде ул. Бераз мая туплагач, хатыны белән балалар янына күчәргә җыеналар, үзләренә дә фатир юнәткәннәр, диделәр.

Әмма тормыш гел бертөрле генә бармый бит ул. Яшь чакта, дәрман ташып торганда, дөньяга үзең хуҗа төсле тоела. Кая телисең, шул якка борасың язмышны. Әмма кырыктан уза башласаң, чирләр калка башлый, җегәр китә. Менә Рәмил белән дә нәкъ шулай булды. Матур гына йөргән җиреннән сөрлегеп китте ул. Эшчеләре белән ул көнне урманда агач егып кайтты. Кулыннан бензин пычкысын төшерми, башкалар белән тигез эшли иде Рәмил.

Хатыны мунча яккан иде, мунча кереп чыкты, яратып токмачлы аш ашады да йомшак урын өстендә онытылып китте. Төн уртасы җитәрәк уянып китте ул. Тыны буылып, алкымына нидер тыгылган төсле сизде үзен. Ул укшынганда хатыны бер ләгән китереп өлгереп калды. Алдакчы кеше әйткәндәй, бер табактай кара кан косты ир. Сыгылган чүпрәк хәленә килеп, караватына сузылып ятты.Туганнар аякка басты, тиз генә җиңел машинада Рәмилне район больницасына илттеләр. Андагы табиблар, озакка сузмый, авыруны “Ашыгыч ярдәм” машинасында Казанга озаттылар. Анда Рәмилне туры операция бүлмәсенә керттеләр. Бер төркем табиблар сәгатьләр буе аның гомере өчен көрәштеләр. Берара йөрәге туктап, клиник үлем дә кичереп алган Рәмил, диделәр.

Соңыннан хирурглар:

Ярый вакытында китереп җиткергәнсез. Берәр сәгатькә соңласагыз, алып кала алмас идек, – дип әйткәннәр, имеш.

Кешеләр бу хәлне үзләренчә кабул иттеләр. Күбесе урман каргышы төшкән моңа, туя белмәгәненең замиры, дигән нәтиҗә чыгардылар.

Операциядән соң да ике айлап ятты әле ул башкалада. Соңыннан коры сөякләре генә калган ирне өенә кайтардылар. Яз үткәнче аның балавыз төсле сары йөзе тәрәзә каршыннан китмәде. Өй эчендә генә йөрештергән, ахрысы. Челлә башлангач, аягына киез итек, өстенә фуфайка киеп капка төбенә чыккалый башлады.

Озак тормас, - дип юрадылар авылдашлары. - Эчке корамталарын тунап алып атканнар аның. Йөрәк-үпкәсеннән башка берни юк икән эчендә...

Табиблар да чамалагандыр хәлен, берсүзсез беренче төркем биргәннәр. Әмма үлемең җитми кабергә кереп булмый. Әкрен-әкрен тернәкләнә башлады Рәмил. Кех-кех йөткергәләп бакчасында казынгалады. Көз җиткәч, бөтенләй кеше ышанмастай хәлләр башланды моның белән.

Иң беренче эш итеп, балаларыннан бар техникаларын, пилорамасын саттырды. Монысын аңларга була инде: тракторга утырып йөрерлек рәте бармыни аның? Шуннан арбалы матай кайтартты. Шул матаена көрәк, чиләк, балта, аркан ише нәрсәләр төяп, урман буена йөри башлады бу. Халык кызыксынды, әлбәттә. Нәрсә кылана бу инвалид, тагын агачлар егарга җыенамы?

Киресенчә, үзе кайчандыр кара җирен чыгарган делянкаларга нарат, чыршы үсентеләре утыртырга җыена икән бу. Кайдан урлаганнарын төгәл белә бит инде. Нәкъ шул төшләргә. Кара көзгә кадәр йөрде шулай. Көн дә бер урап кайтты урманны.

Кышны матур гына кышлап чыкты Рәмил. Авылдашлары бу шәһәргә күчеп китәр, анда табиблар көчле, тазалыгын ныгытыр, анда тамыр җибәрсә яшәр бераз дип, үзара юрадылар. Китмәде Рәмил, язга бераз адәм төсе кайткан иде моңа.

Гөрләвекләр аккач, җир кипкәч, тагын урманга каерды бу, лесник белән дуслашып алды. Тырышып-тырмашып питомник булдырды үзенә, шунда орлыктан чыршы, нарат, энәле агачларны үстерә башлады. Урманга питомникта берничә ел үскән үсентеләрне генә күчереп утырталар. Шуңа багышлады буш вакытын инвалид. Бу вакытта аны өченче группага калдырганнар иде инде. Әллә урман һавасы килеште, сәламәтлеге дә шактый ныгыды.

Хатын-кыз үзенә бертөрле бит. Моныкының да эче поша башлагандыр.

Кеше ире өйгә ташый, син өйдән ташыйсың. Берәр җүнлерәк эшкә алын, – дип әйткән, диләр, сызланып.

Мин җитәрлек ташыдым инде, әнә шул бурычларны кире кайтарырга йөрим. Сиңа кирәксә - син ташы, – дигән ире, имеш.

Әнә шулай кинәт үзгәрде ул. Әллә теге үлеп терелгән чагында берәр зат кисәткәнме икән үзен? Әмма берәүгә дә бу хакта теш агартканы булмады. Иртәдән кичкә кадәр урман юлларын тәгәрмәчләренә урады ул. Сазлырак урыннарга ташлар түшәде, тыгылып яткан чишмәләрне чистартты, буран кар өйгән урыннарга кар капларга агачлар утыртты. Урман пычратып яткан чытырманнарны арчыды. Хәтта аланлыкларга кыргый юалар утыртып тернәкләндерде. Аның кадәр урман айкаган башка кеше юк иде. Ул һәр үсемлекне, җиләклекне, агачларны, кыргый хайваннарның өннәрен яттан белде. Рәмил күзләреннән чак кына үзгәреш тә качып котыла алмый иде.

Пычак астында ятулар эзсез генә үтмәгәндер, әлбәттә. Тыштан караганда чибәр генә күренсә дә, алтмышка таба атлаганда биреште Рәмил. Эшеннән күбрәк хәл алып утырулары ешрак була башлады. Үлеме дә үзенчәлекле булды аның. Бер күккә олашкан карт наратның кәүсәсенә сөялеп утырган хәлендә фанилыктан китте. Үзенең яраткан урманында. Электән агачларның каргышын алган булса да, соңыннан кичергәннәрдер аны урман ияләре дип ышанасы килә.

Үзеннән соң исеме калды аның. Әле дә авылдашлары Рәмил кичүе, Рәмил чишмәсе, Рәмил урманы, Рәмил җиләклеге дип сөйләшәләр. Балалары, балаларының балалары да онытмас бу исемнәрне. Алар бит халык күңеленә язылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100