Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова «ВКонтакте»дагы битендә уллары – Муса һәм Гайсә Маликовлар белән төшкән фотосурәтен һәм үзенең фотосурәтләрен урнаштырган. Тамашачыны алдап булмый, һәр детальгә игътибарлы: Гүзәл Маликованы танымаганнар.
«Улларым Гайсә һәм Муса Маликовлар», – дип язган Гүзәл Маликова фото астына.
Гүзәл Маликова пластик операция ясаткан, дип уйлаучылар бар: «Битен бик яхшы тарттырган да бит, ә кулларын өлгермәгән», «Гүзәл апа битлек кигән ахры, аны хәзерге вакыты белән күргән бар, ул әби инде, ялган йөз белән килешми», «Мөселманнарга пластик операция ясарга ярыймыни? – Ярамый, әмма ясатучылар бар. Һәркем үзе өчен җавап бирә», «Пластика ясатсаң, шулай яшь күренәсең ул», «Акчалар һәм пластик операция могҗиза ясый», – дип язганнар.
Кайберләре исә Гүзәл Маликованы фотошоп куллануда гаепләгән: «Кеше көлдереп, фильтр белән төшкән фото куймагыз инде», «Артыгы белән кыланган», «Әле беркөнне генә «ТНВ» каналында катнашты Гүзәл, олыгайган, картайган инде, монда яшәрткәннәр, хәзер телефонда сезне дә яшь чагыгызга кайтаралар, кирәк икән», «Бу бит малайларыннан да яшь. Бик матур яшәрткәннәр», «Нинди пластика инде, кеше көлдермәгез. Гап-гади фотошоп», «Улларыгыз белән бер яшьтә ахры сез?», «Мусадан да яшьрәк күренәсез!», «Ике олы абыйсының сеңлесе кебек», «Фотошоп ясалгандыр. Узган ел сентябрь аенда мин санаторийда булдым. Рөстәм, Гайсә, Гүзәл үзе дә концертлар белән килделәр. Гүзәл гади хатын шикелле иде. Үз яшенэ «соответствовала». Пластикасы юк иде», «Гүзәл ханымның яшь чагындагы фотосыдыр инде, улы Муса олырак күренә бит», – дигәннәр.
Фотода, бәлки, Гүзәл Маликова да түгел, киленедер, дигән версия дә бар: «Мин улларым белән» димәгән ич ул. Бары тик «улларым» гына дигән. Бәлки, киленедер», «Бәлки, туганнарыдыр», «hәрхәлдә, уртадагы чибәр туташмы, ханыммы, әниләре түгел!» – дип язган тамашачылар.
Фотога төшкән Гүзәл Маликовадан гаеп эзләмичә, сокланып язучылар да табылган: «Әле кайчан гына барыбыз да сокланып, шатланып, бу бәләкәй талант белән горурланган идек! Рәхмәт бу булган АНАга уллары өчен! Һәр хатын-кыз үзечә матур, үзечә гүзәл ул!», «Әнкәләре искиткеч чибәрләнгән!», «Сөбханалла, сез – супер!», «Бәхет кешене яшәртә, чибәрләтә...», «Әниләре бигрәк тә матур инде, яшьрәк тә күренә», «Гүзәл сеңлем, Ана өчен балалар бәхете өчен сөенү – үзе зур шатлык, бәхетләре, гомерләре озын, иҗат чишмәләре саекмасын. Бәхетләре булсын, без сезне яратабыз!», «Яшьме, картмы, анысы мөһим түгел, йөзләрендә елмаю, бәхетле булсыннар», – дип язганнар.