Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кеше көлдермә, кызым, җырла» – Иркә яңа һөнәрен күрсәтте

news_top_970_100
«Кеше көлдермә, кызым, җырла» –  Иркә яңа һөнәрен күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Иркә үзенең язылучыларын яңа һөнәрен күрсәтеп аптырашта калдырган.

«Бер яңа һөнәр үзләштердем бит әле бүген. Миңа эшләве, сезгә мин эшләгәнне каравы рәхәт булсын дип махсус видео да төшердек. Кеше эшләгәнне карап торудан да рәхәт әйбер юк бит, килешәсездер. Берәр кайчан комнан ваза ясап утырырмын дип хыялланганым да булмады. Ә Артур аны мин хыялланганчы тормышка ашырып куйды. Әй, рәхмәт сиңа, яме», – дигән ул. 

Әйтергә кирәк, Иркә ясаган чүлмәкләр чыннан да бик матур килеп чыга. Аларның берсенә ул: «Барысы да әйбәт булачак, иншәАллаһ», – дип тә язып куйган. 

Ничек кенә көлке тоелмасын, әмма тугры тамашачылары арасында җырчының әлеге матур хоббиен җитди һөнәр итеп кабул итүчеләр, Иркә сәхнәдән китә дип уйлаучылар да табылган.

«Иркә, синнән әйбәт чүлмәкче чыкса да, син безне җырларыңнан мәхрүм итмә инде, яме», «Кеше көлдермә, кызым, җырла», «Юк белән булышма», – дип язганнар алар аңа. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100