news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кеше көлдермә!»: Җәвит Шакиров бала тудыру йорты төбендә «Галиябану»ны җырлаган

news_top

Татарстанның халык артисты, юмор остасы Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә улы Искәндәрнең (җырчы ИСКАН) туган көне уңаеннан бик эчкерсез һәм кызыклы язма урнаштырган. Артист улының дөньяга килү мизгелләрен искә төшереп, бу хакта күңелле итеп язган һәм «подписчик»ларының кәефен күтәргән.

«Гомернең шулкадәр тиз үткәненә гәҗапләнеп утырабыз әнисе белән. Бүгенгедәй истә - малай булса РКБның бала табу йорты тәрәзәсе төбендә «Галиябану»ны җырлыйм дигән идем, анысын да үтәдем... Тик әниең генә: «Кеше көлдермә, бар кайт, монда авыручылар бар, аларда җыр кайгысы юк», – диде. Хәтерлим: бөтен авырлы хатыннар тәрәзәгә өелеп, бала табасыларын да онытканнар иде...

Син дөньяга аваз салган көнне гармун уйнавым, минем җырым, бәлкем, синең сәнгать юнәлешеннән китүеңә йогынты ясагандыр. Әниең дә сезне бишек җырлары җырлап кына йоклата иде... Шуңа абыең да, син дә, улым, җырларга яратасыз», – ди Җәвит Шакиров.

Фото: Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җәвит Шакиров сүзләренчә, әти-әни өчен иң зур бәхет – балаларның уңышларын күреп тору. «Олыгайган көннәребездә дә терәк булып, безгә дүрт саны төгәл оныклар алып кайтып – безгә картлык турында уйларга да вакыт калдырмасагыз иде», — дип тәмамлаган сүзен юмор остасы.

Фото: © Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар