Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кеше китте диеп, хушлашмагыз...» – Ләйлә Дәүләтовадан Хаҗ сәфәреннән яңа шигырь

news_top_970_100
«Кеше китте диеп, хушлашмагыз...» – Ләйлә Дәүләтовадан Хаҗ сәфәреннән яңа шигырь
Салават Камалетдинов

Шагыйрәнең тирән мәгънәле, эчтәлекле шигырьләре бихисап күп. Шуларның берсе белән Ләйлә социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан. Һәр чор, кешелек өчен бик актуаль әлеге юлларда, һичшиксез, хаклык бар.

«Кеше китте диеп, хушлашмагыз,

Очрашырбыз әле тегендә.

Я тәмугта, я эләгеп булса

Оҗмахларның җиде күгендә.

 

Кеше килә-китә. Бар да гади.

Барыбыз да шунда барасы.

Җиргә мәңгелеккә килгән сыман

Кыланма син, адәм баласы.

 

Кеше белмәс диеп алданмагыз.

Кеше белми, Аллаһ беләчәк.

Өстән генә түгел, һәрбер уйны,

Һәр гамәлне эчтән күрәчәк.

 

Җитми диеп, артык тырышмагыз,

Җитәчәк бит ике кочак җир.

Саранланма, артык булганнарын

Мохтаҗларга бүлеп алып бир.

 

Ә башкалар, диеп акланмагыз,

Һәркем җирдә үзе җаваплы.

Кешеләргә күрсәтим, дип түгел.

Үзең өчен эшлә савапны.

 

Җир гаделсез, диеп борчылмагыз.

Бар да гадел – һәркем үләчәк.

Түрәме син, баймы, хәерчеме,

Аллаһ барсын җиргә күмәчәк.

 

Кем булышыр диеп, теләнмәгез,

Дус-танышлар бар да калачак.

Иномарка машинада түгел,

Анда һәркем җәяү барачак.

 

Мин яшь әле, диеп шатланмагыз.

Бәлки булмас та ул иртәгә.

Матур сүзләреңне әйтеп кал син,

Балаларга, дуска, иркәңә.

 

Үлем җиткән кебек яшәү кирәк,

Рәнҗетмичә җирдә беркемне.

Яшәү язсын, ләкин көтмәгәндә

Китәчәкбез бердәнбер көнне.

 

Үләсе бар диеп уфтанмагыз,

Шатланыгыз озатып калсалар.

Үлгәчтен дә сине, дога укып,

Елый-елый искә алсалар…

 

Шулаймы?» – дип уртаклашкан иҗат җимеше белән Ләйлә.

«Алтын сүзләр. Барысы да нәкъ шулай», «Ләйлә Дәүләтова гына шундый шигырьләр яза ала», «Искиткеч. Зур мәгънәгә ия шигырь. Афәрин, Ләйлә!», «Дөрес тә язгансың инде. Кабат-кабат укыйсы килеп тора», «Ике дөнья рәхмәтлеген бир барчабызга да», – дип комментарийлар калдырганнар аңа.

Ләйләнең фотосыннан күреп: «Сез дә Мәккәдә икән. Быел бигрәк күп артистлар барган. Хаҗларыгыз кабул булсын!», – дип язучылар да булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100