Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кеше кебек бит алар». Түбән Камада яшәүче хатын крокодил балаларын бушлай тарата

news_top_970_100

Түбән Камада яшәүче хатын крокодил балаларын алырга теләүчеләрне эзли. Бу турыда игъланны ул социаль челтәрләрдә тараткан. Шәһәр халкы әлеге хәлгә ризасызлык белдерә. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Игълан бирүче хатын крокодил балаларын бушлай бирергә әзер булуын әйтә.

«Бәясен сорыйлар. Мин алар өчен акча алырга оялам. Алар кеше кебек бит. Мин алыпсатар түгел. Бүләк итәм. Теләк белдерүчеләр бар», – дип яза ул.

Шәһәр халкы «бу крокодилларны фатирда ничек урнаштырырга» дип гаҗәпләнә. Куркыныч хайваннар таратканга ачуланалар.

Россиядә фатирда куркыныч хайваннар асрау тыела, крокодил да шул исәпкә керә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100