Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кеше кайгысына исләре дә китми» – Зөлфия һәм Җәвит Шакировларны тәнкыйтьләгәннәр

news_top_970_100
«Кеше кайгысына исләре дә китми» – Зөлфия һәм Җәвит Шакировларны тәнкыйтьләгәннәр
Рамил Гали

Юмор остасы Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә моннан берничә көн элек, җылы яклардан сәламнәр җибәреп, фото-видеолар урнаштырган иде.

Билгеле булганча, ул ял итәргә хатыны Зөлфия Шакирова һәм оныклары белән бергә барган. Болгавыр вакытлар булганга, бу күренеш кайберәүләргә ошап бетмәгән. «И-и-и, Аллакаем, кемгә – нәрсә... Кеше кадерлеләрен озата, болар ялдан фото куеп ята», «Боларныкы китми бит һәм китмәячәк тә. Кеше кайгысына исләре дә китми...», «Ничек ял турында сөйлисе килә икән сезнең хәзер», «Пир во время чумы», – кебек тәнкыйть сүзләре ирештергәннәр аларга.

Җәвит әфәнде исә андыйларга җавап итеп, шигырь юллары иҗат иткән.

«Ял вакытында куйган фото, видео астындагы комментарийларны бүген карап утырдым да шаккаттым. Нинди генә сүзләр язмаганнар!

Яхшысы да бар. Яманы да җитәрлек. Төрле кеше бар. Кеше бәхетенә сөенә белгәне дә, шул ук вакытта, көнләшүләрен яшерә алмыйча көенеп, чеметеп, тузга язмаган сүзләр язганы да.

Аңлаган кеше, бу шигырьне укыгач, үзенә кирәген алыр. Аңламаганнарга аңлатуның кирәге юктыр, дип уйлыйм.

 

«Кеше ни әйтер?»

 

Шушы сүздән куркып,

Болай да гомер узды.

Курка торган туннар инде

Әллә кайчан ук тузды!

 

Әйтерсең син белгәнне,

Бүтән кешеләр белми?

Дөньясында ни булганын

Алар ишетми, күрми!

 

Күбәйде диванда ятып,

Юк-барны язучылар.

Агуын чәчеп дөньяга,

Ачуын басучылар.

 

«Кеше ни әйтер» диеп,

Диңгезгә бармаскамы?

Ел буе көтеп алган

Ялымны алмаскамы?

 

«Кеше ни әйтер» диеп,

Өйләр дә салмаскамы?

Көч түгеп тапкан акчама,

Машина алмаскамы?

 

«Кеше ни әйтер» диеп,

Күрсәтми еларгамы?

Әче күз яшьләремне

Йөрәккә җыяргамы?

 

Шатланыр өчен рөхсәт

Кемнәндер сораргамы?

Сезгә ярыйм дип, дөньямны

Карага буяргамы?

 

Белгән юк:

Еларга ярамый,

Көләргә ярамый,

«Кеше ни әйтер» диеп, хәзер

Үләргә дә ярамый», –

дип язган юмор остасы.

«Нинди мәгънәле шигырь. Хәзерге вакытка туры килә», «Шулай: кешегә яхшы булып та, начар булып та – ярап булмый», «Шәп җавап биргәнсез, Җәвит абый!» – дип яклаганнар аны виртуаль дусларының берише.

«Нык көчле сүзләр, Җәвит. Кешелек шашканга дөнья котыра. Аллаһы Тәгалә дә күтәрә алмый. Әй кешеләр, ни эшлисез! диеп кычкырасы килә», – дип язган композитор, автор-башкаручы Зифа Нагаева да.

Икенчеләре исә: «Ял итегез, ләкин, бәлки, тыныч кына, фотолар куймыйча кирәктер бу очракта», «Нәкъ шулай. Күпләрнең балалары кая, нишләргә икәнен белми чыгып киттеләр. Сезгә сүз әйткән кеше булмады, никадәр ял итәсегез килә, шуның кадәр ял итегез. Ләкин юк-барга халыкка үпкәләп ятасы түгел инде. Андый вакытта кешенең бәйрәме күзгә күренми. Аңларга кирәк инде бер-береңне...» – дигәннәр.

Фотолар Җәвит Шакировның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 29 сентябрь 2022
    Исемсез
    Молодцы, сугышка бармаган очен молодцы
  • 29 сентябрь 2022
    Исемсез
    Рәхмәт шигырь өчен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100