Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше кайчанга кадәр тәүбә итеп өлгерергә тиеш?

news_top_970_100
Кеше кайчанга кадәр тәүбә итеп өлгерергә тиеш?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында «Тәүбә ишекләре кайчанга хәтле ачык була?» дигән сорауга җавап чыкты.

«Үлемгә хәтле

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: «مَنْ تَابَ قَبْلَ ‌أَنْ ‌تَطْلُعَ ‌الشَّمْسُ ‌مِنْ ‌مَغْرِبِهَا ‌تَابَ ‌اللهُ عَلَيْهِ.

«Аллаһы Тәгалә кояш баеган урыннан чыкканчы тәүбә кылган кешенең тәүбәсен кабул итәчәк». Сахих Мөслим, 2703, Мүснәд Имам Әхмәд, 10581

Кояшның баткан урыныннан чыгып, тәүбә ишекләре ябылганны көтеп тормыйк, һәрбер кешенең Кыямәте вафат иткәннән соң башлана, гафу сорарга ашыгыйк. Кайчан вафат итәчәгебезне кайсыбыз белә? Үлемгә әзерләндекме? Раббым, бу дөнья белән алданучылар рәтеннән әйләмәсә идең безне. Әмин», – диелә бу хәбәрдә.

«Тәүбәләрне Аллаһы Тәгалә кабул итә. Гафу сорарга ашыгыйк, кинәт үлем килгәнче», – диелә шушы каналдагы тагын бер постта.

عَنْ أَبِي مُوسَى، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: « إِنَّ اللهَ تَعَالَى ‌يَبْسُطُ ‌يَدَهُ ‌بِاللَّيْلِ ‌لِيَتُوبَ مُسِيءُ النَّهَارِ، وَيَبْسُطُ يَدَهُ بِالنَّهَارِ لِيَتُوبَ مُسِيءُ اللَّيْلِ، حَتَّى تَطْلُعَ الشَّمْسُ مِنْ مَغْرِبِهَا

«Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә көндезен начар эш кылган кеше тәүбә кылсын өчен, төнлә рәхмәт «кулын» аңа сузар (ягъни: гөнаһыннан гафу соравын көтәр). Һәм төнлә начар гамәлләр башкарган кеше тәүбәгә килсен өчен, Ул көндезен рәхмәт «кулын» аңа сузар. Кояш баеган урыннан кабат күтәрелгәнчегә хәтле болай дәвам итәр». Мүснәд Имам Әхмәд, 19529, Сахих Мөслим, 2759.

Аңлатма: Хәдистә «яд» сүзе искә алына, сүзгә-сүз тәрҗемәсе «кул» булса да, әһле сөннәт галимнәренең бердәм фикере буенча бу хәдистә ошбу сүзнең мәгънәсе тәннең бер әгъзасы түгел. Имам Нәвәви бу хәдисне аңлатканда, «бу – Аллаһы Тәгалә колы тәүбә итсә, гафу сораса, аны кабул итәр, дигәнне аңлата» дип әйтә», – диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100