Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кеше бәхетенә хисләре, уңышлары булмаганнар сөенә алмый»

news_top_970_100
«Кеше бәхетенә хисләре, уңышлары булмаганнар сөенә алмый»
Видеодан скриншот

Чаллы шәһәрендә яшәүче һәм үзен «беренче татар коуч» дип атаучы Илүзә Әминова социаль челтәрдә психологик киңәшләре белән уртаклаша. Аның сүзләренчә, аңа бик еш кына «Кеше бәхетенә сөенергә ничек өйрәнергә?» дигән сорау килә икән.

Бу сорауга ул түбәндәгечә җавап биргән:

«Кешенең уңышлары, кеше арасында тоткан урыны бар икән, андый кеше тулыланып тора – ул «в изобилии». Ниндидер статус турында сүз бармый. Бу, гомумән, кеше арасында ул кеше белән санлашалар дигән сүз. Шундый кеше һәрвакыт сөенә, чөнки ул чыннан да «в изобилии», ул инде болай да тулышып тора. Аның мәхәббәте дә, аның уңышлары да, аның кешеләргә карата мөнәсәбәте дә чиктән ашкан.

Ә кеше «в дефиците» халәтендә булса: хисләр дә, уңышлар да булмаса, үзбәясе түбән булса, андыйлар башка кеше шатлыгына сөенә алмыйлар, чөнки ул аларның үзләрендә юк, ул сөенеч кешенең үзенә кирәк. Башка кешенең сөенечен андый кешеләр йотарга әзер, шуңа да ачуы килә.

Әгәр дә кеше шатлыкларына сөенәсегез, шундый дәрәҗәгә җитәсегез килә икән, үз өстегездә эшләгез. Үзбәягезне күтәрегез, кечкенә генә булса да, уңышларга ирешергә, шуларны күрергә өйрәнергә кирәк. Шул вакытта, берсүзсез, кеше шатлыгына сөенә башлыйсың», – дип киңәш биргән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100