Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше атнасына ничә тапкыр аш ашарга тиеш, һәм аны дөрес итеп ничек пешерергә?

news_top_970_100
Кеше атнасына ничә тапкыр аш ашарга тиеш, һәм аны дөрес итеп ничек пешерергә?
Фото: © "Татар-информ", Александр Эшкинин

Терапевт Дарья Утюмова сүзләренчә, аш шулпасында организмга кирәкле микроэлементлар була. Олы кеше атнасына 2-3 тапкыр аш ашарга тиеш. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Ашказаны-эчәклек трактында хроник һәм кискен авырулары булмаган кешеләргә бу кагыйдәне үтәргә кирәк. Ашларда организмның нормаль эшчәнлеге өчен кирәкле аксымнар, майлар, углеводлар һәм башка микроэлементлар микъдары балансланган була.

«Аш файдалы булсын өчен аны дөрес итеп пешерергә кирәк», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, тавык, күркә, куян яки итнең майсыз сортларыннан пешерелгән шулпада яшелчә ашлары ашарга кирәк.

Менюда аш булмаган көннәрдә ашаганда күбрәк сыеклык эчәргә кирәк. Олы кеше теләгән кадәр күләмдә газсыз су эчсен. Баллы лимонадлар һәм соклар эчмәү хәерле. Чөнки бу эчемлекләр шикәр авыруы китереп чыгарырга мөмкин, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100