Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше ашый торган акула 15 яшьлек үсмернең аягын тешләп өзгәнен атасы күреп торган

news_top_970_100

Австралиядә 15 яшьлек серферчы малайның аягын акула тешләп өзгән. Фаҗигане баланың атасы күреп торган. Бу турыда Лента.ру яза.

Фаҗига 28 декабрьдә Көньяк Австралия штатындагы Иннес милли паркында яр буенда була. 15 яшьлек Кай Коули океанда пляж тирәсендә йөзә, шунда аңа ак акула һөҗүм итә. Мондый акуланы «кеше ашый торган акула» дип тә атыйлар.

«Ул баланың аягын тешләп өзде. Биредә яшәүче егет, тактаны алып, ярдәмгә йөзеп кереп китте. Бу егет яраланган үсмерне ярга сөйрәп алып чыкканда, акула шунда әйләнеп йөрде. Кан бик күп иде», – ди шаһитлар.

Аларның сүзләренчә, яшь серферчыны ярга алып чыгалар, ләкин бик соң була инде. Табиблар реанимация ясап карый, тик уңыш булмый.

Акула егеткә атасы каршында һөҗүм иткән. Алар әтиле-уллы ил буйлап сәяхәткә чыккан булган.

Үсмер малай серфинг белән профессионалларча шөгыльләнә. Дуслары аның гаиләсенә ярдәм җыя башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100