Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше ашаучы бүреләр чирүе җиде баланы харап иткән

news_top_970_100

Июль уртасыннан бирле Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында кеше ашый торган бүреләр чирүе 8 кешене, шул исәптән 7 баланы ашаган. Бу турыда РЕН ТВ каналы «CNBC» басмасына сылтама белән яза.

Хәзер бу штатта 50 елда беренче тапкыр бүреләрне атарга рөхсәт ителгән.

Бүреләр аркасында һәлак булучылардан тыш, 30га якын кеше имгәнгән.

Хакимият вәкилләре 4 бүрене тоткан инде, ләкин башкалары иректә калуы ихтимал. Биредә яшәүчеләргә өйләрен бикләп йөрергә, түбәләргә менеп йокларга киңәш ителә.

Бүреләрне эзләү өчен беспилотниклар кулланалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100