news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кеше акча эшли, ә мин...» - Баланы карап торасы булса, Рафис Кәлимуллинны чакырыгыз

news_top

Җырчы Рафис Кәлимуллинны бер мәҗлестә бала каратканнар. Күкрәк баласы тотып йөргән видео урнаштырып, артист: «Кеше акча эшли, ә мин балаларын карыйм. Кайсы артистның баласын карыйм дип уйлыйсыз?» - дип сораган.

Яңа гына әти-әни булган артистларны искә төшереп, халык: «Илгиз Хәсәншинныкыдыр», «Илнат Фәрхуллин кызыдыр», «Мирзаяновларныкы», «Ришат белән Алиянеке», – дип фаразлаган. «Уртак бала инде, бергә карагач», – дип тә шаяртканнар.

«Сезгә сабый бала тотып тору бик килешә», «Тагын алып кайтыгыз инде берне, үзегезгә охшаган бер малай», – дип киңәш итүчеләр дә булган.

Иң соңгы комментарийдан гына Рафис Кәлимуллинның кем баласына «няня» булганлыгы ачыкланган. Бәби – Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларныкы булып чыккан. «Бүгенгә дә кирәк иде. Китеримме?» – дип язып калдырган Рафискә Гөлназ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар