Икътисадта акчалата исәп-хисаплар өлеше кими, әмма, белгечләр сүзләренчә, алардан тулысынча баш тартырга ярамый. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Икътисадта акчалата исәп-хисаплар өлеше кыскаруга карамастан, көндәлек чыгымнар өчен билгеле бер күләмдә кәгазь акча йөртү һаман да кирәк. Үзең белән күпме акча тоту кулай булуын аналитик Олег Абелев аңлатты.
Аның сүзләренчә, акчаның оптималь күләме яшәү төбәгенә һәм кешенең финанс гадәтләренә бәйле. Мәсәлән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург өчен бу сумма 5-7 мең сум булырга тиеш, ә төбәкләрдә яшәүчеләргә 2-5 мең сум җитә.
Бу акчалар транспорт өчен түләүгә, беренчел кирәк-яраклар алуга, кәрәзле элемтә хезмәтләренә һәм башка вак-төяк чыгымнарга кирәк булырга мөмкин.
Абелев билгеләп үткәнчә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә акчалата исәп-хисаплар һаман да саклана: кибетләрдә, кафеларда, чәчтарашханәләрдә һәм базарларда. Микробизнес еш кына, банк эквайрингы өчен алынган комиссияләр булу сәбәпле, кәгазь акчаларны өстенрәк күрә.
Кайбер очракларда акчалата түләү отышлы да булырга мөмкин: мәсәлән, автомобиль яки күчемсез милек сатып алганда, сатучылар ташлама тәкъдим итә.
Шул ук вакытта Абелев ассызыклаганча, мондый исәп-хисапларның өлеше әкренләп кимиячәк, ә финанс хакимиятләре акча әйләнешен кыскарту өчен чаралар күрә. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.