Кесәсендә Коръән булган кием белән бәдрәфкә керергә ярыймы?
Шулай ук бәдрәфкә Аллаһы Тәгаләнең исеме язылган йөзекне киеп керергә рөхсәт ителәме?

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "Шура" альманахында бу сорауга болай җавап биргән:
«Әл-Фәтәва Әл-Хиндия» китабында әйтелә: Әбү Җәфәрдән (Аллаһ аннан разый булсын) кесәсендә яки букчасында Коръән булган кешегә бәдрәфкә керергә ярыймы, юкмы, дип сораганнар.
Ул моңа каршы түбәндәгечә җавап биргән: «Әгәр ул Коръәнне бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ. Әгәр ул кесәсендә Коръән булган килеш йомышын чиста җирдә (мәсәлән, кырда, басуда) йомышласа, бу – мәкруһ саналмый».
Моңа нигезләнеп шуны әйтеп була: әгәр кешенең кесәсендә Аллаһының исеме язылган акча яки Коръәннән берәр нәрсә булса һәм ул аны бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ санала. Әгәр ул йомышын йомышларга чиста җир тапса (алда әйтелгәнчә), мәкруһ булмый. Аллаһының исеме яки Коръәннән берәр аят язылган балдак белән дә шулай ук. Бу турыда «Әл-Мохит» китабында әйтелә.