Кесәле тавык түше рецепты
Бу ризык беркемне дә битараф калдырмас. Гарнирга дөге, бәрәңге яки яшелчә салаты тәкъдим итәргә була.
Ингредиентлар: 800 г тавык түше, зәйтүн мае, тоз, борыч, орегано.
Эчлек өчен: 100 г помидор, яшел борчак, татлы борыч, грек йогурт, 30 г сыр, тоз, борыч.
Тавык түшен кесә сыман кисәбез. Зәйтүн мае сөртәбез, тоз, борыч, орегано үләне белән ышкыйбыз. Маринадлансын өчен, беразга калдырып торабыз.
Тавык түшенә эчлек салабыз. 35 минутка мичкә тыгабыз. Аннан өстенә сыр салып, тагын 10 минутка мичкә куябыз.