news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кертемнәр буенча уртача максималь ставка кимеде

news_top

Россиядә кертемнәр буенча уртача максималь ставка 16,44 процентка төште. Бу турыда РИА Новости яза.

Физик затларның рубльләрдә депозит күләмен иң күп җәлеп итүче 10 банкта кертемнәр буенча уртача максималь ставка 0,78 пунктка – еллык 16,44 процентка кадәр кимеде, диелә Россия Банкы материалларында.

Уртача ставканың тарихта иң югары күрсәткече былтыр декабрьдә теркәлде – 22,28%, а рекордлы түбән ставка 2020 елның октябрендә 4,33% булды.

Күзәтелгән банклар исемлегенә «Сбербанк», «ВТБ», «Газпромбанк», «Альфа-банк», «Россельхозбанк», «Почта банк», «Московский кредитный банк», «Т-Банк», «ПСБ», «Совкомбанк» керде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар