Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Керпеләр ни өчен бии?

news_top_970_100
Керпеләр ни өчен бии?
"Татар-информ" архивы

Россия галимнәре һәм аларның чит илләрдәге хезмәттәшләре Европада керпеләрнең ничек таралуын өйрәнгән. Биологлар сүзләренчә, матур итеп бию – кешеләр өчен генә түгел, җәнлекләр өчен дә кирәкле осталык икән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Керпеләр дә бии белә! Бу бию – никахлашу ритуалы. Ана керпе үзеннән ис чыгара – ул ферромонлы сыекча була.

Ата керпе шушы исне сизгәч, ана керпене чакыра. Моның өчен ул махсус авазлар чыгара. Без аны «фыр-фыр» кебегрәк ишетәбез. Шулай ук бу вакытта ата керпе бии. Бию әйләнү һәм йөгереп-йөгереп йөрү кебек була.

Әгәр бу процессның берәр этабында ниндидер хата китсә, эш барып чыкмый. Мәсәлән, ана керпе башка төрле ис чыгарса, яки ата керпе дөрес биемәсә, алар кавышмый. Димәк, нәни керпеләр дә тумый кала.

Мондый схема гасырлар дәвамында формалашкан, диелә бу хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100