«Керпеләр ничек үрчи?» - Коралга рөхсәт алырга килүчегә психиатр нинди сораулар бирә?
175 гимназиядәге атыштан соң корал әйләнешен катгыйландыру мәсьәләсе туды.
Татарстан-24 каналы журналисты Сергей Шерстнев коралга рөхсәт алырга килүчеләргә психиатрларның нинди сораулар бирүләре турында яза.
Казанның 175 гимназиясендә атыш булгач, 19 яшьлек Галәвиевкә корал алып йөрергә кем рөхсәт биргән дигән сорау туды. Психиатрдан сорау алганнар. Ул Галәвиевтә бернинди дә шикле симптомнар күрмәвен әйткән. Психиатр аны хәтта исендә дә калдырмаган.
«Татарстан-24» каналы язуынча, корал алуга рөхсәт сорап килгән кешеләргә стандарт сораулардан тыш гаҗәп сораулар да бирәләр:
«Керпеләр ничек үрчи?», «Бер кг тимер авырракмы, бер кг мамыкмы?», «Әтинең абыйсы белән абыйның әтисе нәрсә белән аерыла?» «Бер кулда ничә бармак? Ә икенче кулда?»
Мондый сорауларны ишеткән кеше психиатрның үзен дөрес түгел дип уйларга мөмкин, әмма монда төп максат — кешенең реакциясен ачыклау. Әмма хәтта бу ысул да үзен акламый булып чыккан — Галәвиев бу сынауны уңышлы узган.
Казан дәүләт медицина университетының психиатрия кафедрасы доценты Светлана Кузьмина әйтүенчә, табиб кешенең «дөресме-юкмы» икәнен түгел, медицина аспектын ачыклый. Әгәр аның шиге туса, ул комиссион тикшерүгә җибәрә. Ә бу тестлар исә психик тайпылышларны тулысынча ачыклый алмый. Чөнки алар кешенең шушы мизгелдәге психик халәтен генә күрсәтә.
Әгәр кеше балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә хисапта торган булса, аңа коралга рөхсәт бирелми. Чөнки бу автомат рәвештә кешенең психик диагнозы булуын күрсәтә.
Светлана Кузьмина әйтүенчә, чыннан да психик авыру сәбәпле авыр җинаятьләр эшләүчеләр чагыштырмача аз була. Күпчелек җинаятьләрне аек акылдагы кешеләр (шулай дип әйтеп булса) эшли.
Хәрби эксперт Владисла Шурыгин әйтүенчә, Казандагы кебек фаҗигане тулысынча кисәтү мөмкин түгел диярлек. Үз фатирына бикләнеп җинаятькә әзерләнгән кешене ачыклавы бик кыен. Өстәвенә, закон да аның ягында — беркем дә кешенең шәхси тормышына тыгыла алмый.
Әмма шулай да мондый төр җинаятьләрне кисәтергә була. Мәсәлән, корал ышанып тапшыру яшен «өлкәнәйтергә» була. Дөрес, бер чыгарылма белән — кеше ату белән бәйле спорт төрләре белән шөгыльләнсә, моны үзгәртергә була.
Шулай ук сынау срогы кертергә, полиграфта тикшеренү узуны өстәргә була. Шулай ук корал сакланган сейфка чип кую да мөмкин. Кеше сейфны ачар алдыннан махсус органнарга хәбәр итәргә тиеш.
Коралны гомумән тыярга кирәк, дип тә әйтүчеләр бар. Әмма бу очракта бу өлкәнең криминаллашуы ихтимал. Аучылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр байтак, алардан коралны тартып алсаң, бу кешеләр коралны криминаль юл белән юнәтәчәк һәм кемдә нинди корал бар икәне билгеле дә булмаячак.
Шулай ук мәктәп сакчысының эш урынын пуля үтеп керми торган пыяла белән каплап алырга да тәкъдим итәләр.