news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Керпе, тиен һәм сукыр тычкан тотып карасаң, кешегә нинди авыру иярә?

Паркларда, бакчаларда керпе, сукыр тычкан, тиеннәр белән якын очрашканда сак булыгыз.

news_top
Керпе, тиен һәм сукыр тычкан тотып карасаң, кешегә нинди авыру иярә?
pixabay.com

Мондый хайваннарны читтән генә күзәтү хәерле. Бу турыда «Челнинские известия» Казанның ветеринарлар берлеге ветеринар табибы Булат Нуриәхмәтовка сылтама белән хәбәр итте.

«Бу хайваннар - котыру авыруын күчереп йөртүчеләр. Профилактика максатыннан ел саен урманнарда 10нан 20 меңгә кадәр вакцина таратыла. Бу — кечкенә генә брикетлар, сөяк оныннан ясалган алар. Брикет эчендә вакциналы капсула була. Шуны ашагач, хайваннар бер ел дәвамында куркыныч авырудан сакланган була», — ди ветеринар.

Шулай да хайванга вакцина ясалган дип өметләнмәгез. Керпе, тиен, сукыр тычкан кебек җәнлекләргә кул белән орынырга ярамый, аларны сыйпау да тыела! Тиеннәрне кулдан ашатырга маташмагыз, нәкъ менә тиеннәр күп очракта авыру күчерүче була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар